Россиядә табиб билгеләгән даруларны бушлай бирергә җыеналар
Табиб билгеләгән һәм яшәү өчен мөһим булган даруларны бушлай яки ташлама белән алу мөмкинлеге булуы ихтимал. Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы шундый проект әзерли. Бу хакта ведомство башлыгы Вероника Скворцовага сылтама белән "Российская газета" хәбәр итә.