Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәнәгать

Баулы артистлары башкаланыкылардан калышмый

Баулы җырчылары үзизоляция вакытында тамашачылар белән инстаграмда туры эфирда аралаша.

Җирле җырчылардан иң беренче онлайн-концертны Кызылъяр мәдәният йортыннан Ленир Дәүләтшин куйды. Безнең тамашачылар өчен концертларның мондый форматы яңа булса да, 60 минутлык концертны 600дән артык кеше караган. Татар Кандызы мәдәният хезмәткәре Айрат Хөсәенов өчен бу вакыт кына җитмәгән, шуңа күрә ул бер көндә ике тапкыр туры эфирга чыккан. Нәтиҗәдә, аның концертын 600 кеше караган. Хәнсевәр авылы мәдәният хезмәткәрләре Энҗе һәм Айрат Фәрраховлар чыгышын 500дән артык кеше тамаша кылган, алар арасында хәтта чит илләрдә яшәүчеләр дә булган. Авыл артистлары башлангычына шәһәрдәге сәхнә осталары да кушыла. 10 апрельдә – Павел Александров, 11 апрельдә – Ленар Солтанов, 12сендә – Руслан Сәетов, 14ендә Лилия Мәҗитова концертлары. Баулы районының барлык иҗади клублары үзизоляция вакытында интернет ярдәмендә онлайн режимда эшли.

фото: yandex.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: #Славатруду #Бавлыинформ