Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәнәгать

Үзара җаваплылык шартлары үтәлгән

Җомга көнне «Баулынефть» идарәсенең профсоюз конференциясе булды

Конференция эшендә "Татнефть" ААҖнең генераль директоры урынбасары Ф.Щёлков, Баулы муниципаль районы башлыгы А.Хәбибуллин катнашты.
2011 елда производство эшчәнлеге нәтиҗәләренә анализ һәм 2012 елга бурычлар турында "Баулынефть" идарәсе начальнигы Г.Ганиев чыгыш ясады.
Отчёт чорында 2075 мең тонна нефть чыгарылган. Продуктив катламнарга 11594,9 мең куб метр су җибәрелгән. Чыгарылучы продукциянең уртача сулылыгы 84,4 процент тәшкил иткән.
32 яңа нефть чыгару скважинасы файдалануга тапшырылган, шул исәптән 22 вертикаль, 7 горизонталь һәм 3 башка категориядәге скважиналар.
Торгынлыктагы 32 нефть чыгару скважинасы файдалануга тапшы-рылган, аларның уртача тәүлеклек дебиты 4,3 тонна.
Кудыру өчен 9 яңа скважина кертелгән. Баулы ятмасының Коробковский участогындагы карбонат катламнары булган яңа ятмаларда скважинаара нефть кудыру интенсив рәвештә гамәлгә кертелә. Отчёт елында, кудыру басымын күтәрү максатыннан, Матросов ятмасындагы 5 скважинада скважинаара кудыру технологиясе кулланылды. Шуңа бәйле рәвештә катламнардан су кудыру күләме ел саен 18-20 процентка арта, 2011 елда ул 543,3 мең куб метр тәшкил итте, бу гомуми кудыруның 4,7 проценты.
Физик һәм химик алымнар куллану хисабына катламнарның нефть бирүчәнлеген арттыру нәтиҗәсен-дә, өстәмә рәвештә 21,3 мең тонна нефть чыгарылган. Үсеш бер скважинага 2,7 тонна тәшкил итә.
Катламнарның нефть бирүчәнлеген арттыру алымнарын камилләштерү буенча да эш алып барыла. Гидродинамик һәм физик-химик алымнар кулланып катламнарның нефть бирүчәнлеген күтәрү чаралары ярдәмендә өстәмә рәвештә 923,5 мең тонна нефть чыгарылган, бу идарә чыгарган нефтьнең 44,5 проценты дигән сүз.
Артык сулы скважиналарның эшен туктату, кудыру нәтиҗәле булмаганнарының эшен чикләү чаралары күрелә.
Узган елда "Баулынефть" идарәсендә эшләүче 271 кеше рационализатор буларак чыгыш ясаган. Алар 386 рационализаторлык тәкъдиме керткәннәр, аларның производствога кертелгәннәре - 350. Ул тәкъдимнәрне производствода файдалану 153,5 млн. сумлык икътисади файда биргән. 148,9 млн. сумлык капиталь ремонт лимиты 100 процент үзләштерелгән.
Коллектив килешүнең үтәлеше турында доклад белән профсоюз комитеты рәисе И.Хаҗиев чыгыш ясады. Ул идарә җитәкчелеге белән профсоюз комитеты арасында үзара хезмәттәшлек, производство-икътисад күрсәткечләре, хезмәткәрләрнең һәм эшләмәүче пенсионерларның социаль якланганлыгы өчен үзара җаваплылыкның тулысынча үтәлүен ассызыклады.
Үз коллективларының үткән елгы эш нәтиҗәләре һәм киләчәккә планнары турында 1нче нефть һәм газ чыгару цехы, нефтьне әзерләү һәм кудыру цехы вәкилләре чыгыш ясады. Яшь белгечләр советы эше турында Р.Чернов сөйләде.
"Баулынефть" идарәсе коллективы алдында чыгыш ясап, муниципаль район башлыгы А.Хәбибуллин нефтьчеләргә хезмәтләре һәм шәһәр һәм район проблемаларын хәл иткәндә даими ярдәм күрсәтүләре өчен рәхмәт белдерде.
"Татнефть" ААҖнең 2011 елдагы эш нәтиҗәләре һәм алда торган бурычлары турында компаниянең генераль директоры урынбасары Ф.Щёглов сөйләде. Гомумән алганда, ул Баулы нефтьчеләренең эшенә уңай бәя бирде, аларның узган елда, үз эшләрен башкарудан тыш, күрше идарәләргә ярдәмгә дә баруларын хуплап телгә алды.
Конференция эше күңелле нотада тәмамланды - идарә спартакиадасында җиңү яулаган цехларны бүләкләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев