Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәнәгать

Үз эшен ул төгәл башкара

Кичә Төзүче көне билгеләп үтелде. Эльвер Кашапов "Нефтестрой" ЧҖҖда экскаватор машинисты булып эшли.

Кайсы гына объектны алма, һәрбер төзелеш экскаваторчы хезмәтеннән башлана. Бина төзелеше өчен иң элек нигез чокыры казырга кирәк. Ә бораулаучылар артыннан баручы һәм скважиналарны җиһазлау белән шөгыльләнүче төзүче-нефтьчеләр өчен бу эш - траншея казу.
Эльвер Кашапов предприятиедә иске экскаваторда эшли башлаган. Бераздан аңа япон машинасын ышанып тапшырганнар. Чит ил машинасы инде дүртенче елын уңышлы эшли, ди Эльвер Кашапов, салонда компьютер да, кондиционер да бар. Хәзерге вакытта Эльвер икенче промысел территориясендә үткәргеч торбалар өчен траншея сала.
Бүгенге язмабызның герое үзенең хезмәтен, Бөгелмә техникумын тәмамлаганнан соң, җиһазлар буенча механик булып башлый. "Нефтестрой" ЧҖҖда инде 7 ел эшли. Әлеге предприятие хезмәткәрләре елына ике һөнәри бәйрәмне - Нефтьчеләр һәм төзүчеләр көннәрен билгеләп үтәләр. Безнең героебыз үзен, нигездә, төзүче дип саный һәм нәкъ менә шушы һөнәри бәйрәмне билгеләп үтә.
"Нефтестрой" ЧҖҖ директоры урынбасары Василий Фимин Кашаповның ышанычлы һәм җаваплы хезмәткәр булуы турында сөйли:
- Экскаваторчы, үз кулындагы инженерлык коммуникацияләре урнашкан картасына нигезләнеп траншеялар казыган вакытта, аларга зыян китермәскә тиеш, ә бу үзеңә тапшырылган техника белән оста идарә итүне сорый. Җир кайвакыт коммуникацияләр белән чын мәгънәсендә челтәрләнгән була, ләкин Эльвер ул катлаулы участокта да үз эшен зур төгәллек белән башкара.
2011 елда Эльвер Кашапов "Нефтестрой" ЧҖҖнең мактау тактасына кертелде. Предприятиедә андый хезмәткәрнең кадерен беләләр. Быел район Сабан туенда муниципаль район башлыгы һөнәре буенча иң яхшылар рәтенә кергән Эльверга кыйммәтле бүләк тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев