Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәнәгать

Юлларыбыз “докторлары”

Һәр елны октябрьнең өченче якшәмбесендә юл хуҗалыгы хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәме билгеләп үтелә. Бүгенге көндә Баулы районы территориясендәге юлларга хезмәт күрсәтүче "Татнефтедор" ЧҖҖ Бөгелмә автомобиль юллары идарәсенең 1нче юл участогында 43 кеше эшли.

Участок начальнигы Фларит Нәфыйков әйтүенчә, күпчелеген ир-атлар тәшкил иткән коллективта баулылылар гына түгел, Кызылъяр, Исергәп кебек якын-тирә авыллардан килеп эшләүчеләр дә байтак. Участокка Баулы районындагы гомуми озынлыгы 204 километр булган территориаль әһәмияттәге юлларга, федераль әһәмияттәге Казан-Оренбург трассасының 58 километр озынлыктагы участогына хезмәт күрсәтү бурычы йөкләнгән. Аларга, юлларны һәм юл буйларын тәртиптә тоту өчен, ел буена өзлексез эшләргә туры килә. Автомобиль юлларының транспорт чаралары хәрәкәте өчен куркынычсыз булуы юл хезмәткәрләренең үзләренә йөкләнгән бурычларны ничек үтәвенә дә бәйләнгән.
Һөнәри бәйрәмнәре якынлашкан көннәрдә без юлчыларны Иске Чүте авылы юлында агымдагы ремонт эшләрен башкарганда - чокырларны тигезләгән вакытта очраттык. Мастер Роберт Латыйпов җитәкчелегендәге бригада трассадагы ремонт эшен туктатып торып, әлеге мәктәп автобусы маршрутына кергән юлда чокырларны тигезләргә карар кылган. Юл эшчеләре Рубин Мәрданов, Альберт Ганиев, Александр Поджидаев, асфальт суынганчы дип, аны ашыга-ашыга юлга түшиләр иде. Асфальтны исә үзләренең асфальт-бетон заводыннан китергәннәр. Мастер Мансур Юнысов җитәкчелегендәге завод коллективы иртә яздан башлап җәй буена производство ихтыяҗына җитәрлек күләмдә асфальт җитештерү белән шөгыльләнә.
Юлчы һөнәре җиңел түгел, ул физик яктан көчле, чыныккан һәм түземле булуны таләп итә. Шуңа күрә коллективта озак еллар эшләгән Мидхәт Зиннәтуллин, Фәнил Сафиуллин, Мөнәфис Садыйков исемнәрен хөрмәт белән атыйлар. Юл хезмәтенә эшләргә килүче яшьләр өчен алар лаеклы остазлар булып торалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев