Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәнәгать

Урак көндәлеге

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматы буенча, Баулы районы игенчеләре алдында 27,6 мең гектар мәйданнан бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культураларны урып-җыю бурычы тора.

Бүгенге көнгә 4,6 мең гектар мәйданнан бөртек суктырылган, бу гомуми мәйданның 16,7 процентын тәшкил итә. 5 мең тоннадан артык бөртек жыеп алынган. Бер гектардан алынган уртача уңыш 11,1 центнер тәшкил итә.
Хуҗалыклар уҗым культураларын урып-җыюны төгәлләделәр, хәзер арпа һәм борчак суктыралар.
"Хаҗиев" крестьян-фермерлык хуҗалыгында уңышны инде гомуми мәйданның 27 процентыннан җыеп алганнар, "Колос" кооперативында - 26 процентыннан.
Комбайнчылар арасында иң яхшы күрсәткечләр "Исламгалиевлар" крестьян-фермерлык хуҗалыгыннан Сирин һәм Рәсим Зәниевларныкы, алар 2831 һәм 2345 центнер икмәк суктырганнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев