Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәнәгать

Әтисеннән калышмый

Баулы районы механизаторлары Сирин һәм Рәсим Зәниевләр - урып-җыю алдынгылары. Агымдагы елның 23 июль мәгълүматлары буенча, Сирин бер көнгә 70 тонна, ә аның улы Рәсим 61 тонна ашлык суктырганнар. Ә урак башыннан алар тарафыннан 350 һәм 248әр тонна ашлык суктырылган.

Алар икесе дә "Исламгалиевлар" крестьян-фермерлык хуҗалыгында эшлиләр. Әтисе Сирин Зәниев кебек үк, Рәсим дә - ышанычлы игенче. Хуҗалыкта ул инде 6 елдан артык эшли.

2011 елгы язгы чәчү йомгаклары буенча Рәсим яшь чәчү батыры исемен яулаган иде. Комбайнчының үзенең әйтүенчә, урак чорында үз бурычыңа аеруча җитди карарга кирәк, чөнки игеннәрне үз вакытында һәм югалтуларсыз җыйнап алу, беренче чиратта, механизаторның тырышлыгына бәйләнгән. Бүгенге көндә Рәсим Зәниев "Нью-Холланд" комбайнында эшли.

Рәсемдә: яшь комбайнчы Рәсим Зәниев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев