Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәнәгать

Кече булса да, эшләре күләмле

"Алойл" ябык акционерлык җәмгыяте Баулы шәһәренең яшьтәше. Предприятие республиканың 36 кече нефть компанияләре арасында хаклы рәвештә алдынгы урыннарның берсен алып тора, районыбызның икътисадын ныгыту өстендә күп нәрсәләр эшли, хәйрия эшчәнлегендә, социаль программаларны тормышка ашыруда актив катнаша.

1990 еллар уртасында икътисади кризис чорында республика җитәкчелеге тарафыннан вак чыганакларны эшкәртү исәбенә нефть бирүчәнлекне арттыруның үзенчәлекле стратегиясе турында указга кул куела. Әлеге бурыч кече предприятиеләргә йөкләнә. Татарстанда беренчеләрдән булып "Алойл" нефть компаниясе төзелә, аның белән җитәкчелек итү яшь, энергияле, бораулау өлкәсендә тәҗрибәсе булган Риф Вафинга йөкләнә.
Оешкан көнендә өч кешедән торган коллективның саны 15 ел дәвамында 137 кешегә кадәр үсә. Хезмәткәрләрнең 65 проценты - югары белемлеләр, 7 проценттан артыгы югары һәм икенче югары белем алалар. Узган чорда "Алойл"да төрле катлаулылыктагы мәсьәләләрне хәл итәргә сәләтле тәҗри-бәле белгечләр әзер-ләнде. Нефть чыгару производствосының нәти-җәлелеген күтәрүгә генераль директор Р.Вафин, баш инженер М.Зарипов, 1нче нефть промыселы начальнигы Р.Шамгулов, 1нче нефть промыселы инженер-технологы М.Одрузов зур хезмәт өлеше керттеләр. Предприятиене оештыру һәм аның үсеше өчен элекке хезмәткәрләр Л.Костырева, М.Мәрданов, В.Иванова, А.Кузнецов, С.Комарова, И.Гыймаев һәм башкалар зур тырышлык куйдылар.
Бүгенге көндә предприятие скважиналар фонды белән эшләүдә төп техник-икътисади күрсәткечләр буенча эре нефть компанияләре белән көндәшлек итә ала.
15 ел эчендә "Алойл"да эшләүче скважиналар фонды 4 тапкыр арткан, 120 километр нефтьүткәргечләр, факел газын утильләштерү максатыннан 40 километр газүткәргеч төзегәннәр, җиһазларның барлык фондын яңартканнар. Предприятиедә иярчен нефть газын утильләштерү 95 процентка, эксплуатация фондының ремонтара эш чоры 3000 тәүлеккә кадәр җиткерелгән. Соңгы 10 елда объектларны инженерлык реконструкцияләвен һәм тутыгуга каршы дөрес эш алып бару нәтиҗәсендә, нефтьүткәргечләрдә һәм суүткәргечләрдә ава-рияләргә юл куелмаган. Нефть чыгару һәм транспортлау процессында югары сыйфатлы заманча җиһазлар файдаланыла, яңадан-яңа нәтиҗәле һәм аз чыгымлы технологияләр эшләнә һәм производствога кертелә. Нефть чыгару күләмнәре арта, техник-икътисади күрсәткечләр үсә, әйләнә-тирә мохиткә тискәре йогынты кими. Ремонтка куелучы скважиналарга киң реанимацияләү кулланыла.
Производствоны үстерү перспективалары турында сөйләгәндә, Риф Вәкилевич компаниянең 2010 елда аукционда отып, мәйданы буенча Алексеевкадагыдан 4 тапкыр зуррак булган Орехово чыганагын эшкәртүгә хокук алуларын билгеләп үтте. Территория Оренбург өлкәсендә урнашкан. Анда разведка эшләре үткәрелгән, эзләнү скважинасын бораулау өчен җиһазлар урнаштырылган, хәзерге вакытта бораулау эшләре алып барыла. Нәтиҗәләр алынганнан соң, нефть чыгарыла башлаячак. Ә 2013 елда нефтьне комплекслы хәзерләү установкасы (УКПН) объектын кертү планлаштырыла, анда "Транснефть" ААҖга транспортлау өчен Баулы ЛПДСы каршындагы кабул итү-тапшыру пункты (ПСП) аша нефтьне хәзерләү һәм тапшыру буенча эш алып барылачак. Әлеге проектларны тормышка ашыру компания үсешендә мөһим этап булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев