Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәнәгать

Хуҗалыклар сөтне әзрәк сава башлаган

Узган атнада район авыл хуҗалыгы предприятиеләренең производство-икътисад эшчәнлегенә багышланган семинар үтте.

2012 ел башыннан Баулы районы хуҗалыкларында уртача хезмәт хакы үсеше темплары

Хуҗалык

2012 елның 1 гыйнварына уртача айлык хезмәт хакы

2012 елның 1 октябренә уртача айлык хезмәт хакы

2012 елның 1 гыйнварына (процентларда)

+, -

«Исламгалиевлар» КФХ

10055

12337

123

+2282

«Хаҗиев» КФХ

9532

11678

123

+2146

«Урал» ЧҖҖ

6500

7822

120

+1322

«Кызылъяр» ЧҖҖ

7567

8933

118

+1366

«Берлек» ЧҖҖ

8965

10275

115

+1310

Район буенча

8392

9682

115

+1290

«Колос» кооперативы

8415

9485

113

+1070

«Берёзовские зори» ЧҖҖ

7760

8804

113

+1044

«Николашкино» ЧҖҖ

8819

9894

112

+1075

«Поповка» ЧҖҖ

8770

9293

106

+523

«Хәнсевәр» ЧҖҖ

6316

5734

91

-582

Семинар "Николашкино" хуҗалыгының товарлыклы-сөтчелек фермасында башланды. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Ринат Фәхриевның кереш сүзеннән соң, семинарда катнашучылар хуҗалыкның терлекчелек фермасын карады. Әлеге хуҗалыкның тәҗрибә уртаклашу мәйданчыгы итеп сайлануы очраклы хәл түгел, биредә өченче ел фуражны ферментлаштыру белән шөгыльләнәләр, терлекне кышлату чорына әзерлекне яхшы оештырганнар, бозаулар үрчетү эшен нәтиҗәле алып баралар, терлекчелек биналарын реконструкцияләү белән актив шөгыльләнәләр. Фуражны ферментлаштыру өчен, мичләр чыгарганнар, әлеге процесс фуражны ике мәртәбә экономияләргә мөмкинлек бирә. Шулай ук мал тораклары, ясалма орлыкландыру пункты һәм башка биналар үрнәк итеп күрсәтелде.
Семинар "Кызылъяр" хуҗалыгында дәвам итте. Әлеге җәмгыятьтә дә фуражны ферментлаштыру белән шөгыльләнәләр. Биредә малларга азыкны ваклап ашату өчен махсус ваклаткыч сатып алганнар. Терлекләр болай иткәндә азыкны калдыксыз ашап бетерә. Семинарда катнашучылар бозаулар торагын, бозау караучы бүлмәсен, ясалма орлыкландыру пунктларын, хуҗалыкның амбарында уҗымнарның сакланышын, кышка салынган орлыкларны карадылар.
Үсемлекчелек тармагы турында авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе консультанты Наил Галиуллин сөйләп узды. Аның сүзләренә караганда, уҗымнар һава шартларына бәйле рәвештә кирәгеннән артык үсеп китү сәбәпле, хуҗалыклар аларны махсус препаратлар белән эшкәртергә тиеш булган. Күп хуҗалыклар бу эшне башкармаган. Шулай ук ул хуҗалыкларда техниканы кышлауга кую мәсьәләсенә тукталды һәм булган кимчелекләрне билгеләп үтте.
Район башлыгы Альберт Хәбибуллин хуҗалыклардагы кышлауга куелган техникадагы җитешсезлекләрне чагылдырган фотоларны карагач, болай диде: - Үзен чын җитәкче дип санаган кеше мондый кимчелекләрне җибәрергә тиеш түгел. Сез яхшысы өчен дә, начары өчен дә хезмәт хакы түләгәнсездер ич.
Дәүләт ветеринария берләшмәсе вәкиле ветеринария белгечләре җитмәү проблемасын күтәрде - район белгечләр белән бары 30 процентка гына тәэмин ителгән. Хуҗалыкларда бозауларның, малларның сакланышы исә ветеринария белгечләренең булу-булмавына турыдан-туры бәйле.

Пленар өлеш Кызылъяр авылының мәдәният йортында узды. Авыл хуҗалыгы тармагы эшенә тулы икътисади анализны авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең финанс-икътисад бүлеге консультанты Ришат Зарипов ясады.
Агымдагы елның тугыз аенда районда 32,8 мең тонна ашлык, 14,3 мең тонна сөт, 15,6 мең тонна ит җитештерелгән. Продукция сатудан, төрле эшләр башкару һәм хезмәт күрсәтүдән 337,5 миллион сум акча кергән.
Докладчы 1 гектар сөрү җиренә туры килгән керем турында сөйләп узды. Район буенча әлеге күрсәткеч югары түгел һәм ул республикадагы уртача күрсәткечнең 51 процентын гына тәшкил итә. Һәрбер эшчегә бүлеп исәпләгәндә, керем 407 мең сум туры килә (уртача республика күрсәткеченең 73 проценты). Бүген 59 процент сөрү җире уртача район күрсәткечләреннән кимрәк керем алып эшли. Шул ук вакытта район күрсәткечләреннән күпкә югарырак керем алучы хуҗалыклар да бар, мәсәлән, "Сәмигуллина" КФХның бер гектар сөрү җиренә 48,1 мең сум туры килә.
Хуҗалыклар, бер үк күләмдә азык берәмлеге ашатуга карамастан, төрле артым алалар. Бу хуҗалыкта я азыкның хисабы алып барылмавын, я аның сыйфатсыз булуын, я хезмәткәрләрнең үз вазифаларына җавапсыз мөнәсәбәттә булуын күрсәтә.

Ит, сөт җитештерүнең үзкыйммәте һәм сату бәясе күрсәткечләре дә хуҗалыкларда чуар. Ит җитештерү барысына да табыш китерми. Хуҗалыклар аны төрле бәягә сата - берәүләр мөгезле эре терлек итенең центнерын 9578 сумга, икенчеләр - ике мәртәбәгә очсызрак - центнерын 4273 сумга сата. Дуңгыз итенең бер центнеры бер хуҗалыкта 16350 сумга, икенчесендә - 7826 сумга сатыла. Сөткә килгәндә, мәсәлән, кайбер хуҗалыклар центнерын 958 сумга, икенчеләре 1237 сумга сата.
Авыл хуҗалыгы хезмәт-кәрләренең уртача хезмәт хакына килгәндә, бүген ул районда 9682 сум тәшкил итә (республика буенча - 11600 сум). Агымдагы ел башыннан хезмәт хакы кайбер хуҗалыкларда 2282 сумга артса, икенчеләрендә ул кими бара. Мәсәлән, "Хәнсевәр" хуҗалыгында ул 582 сумга кимегән.
Терлекчелек тармагының ун айлык эш нәтиҗәләре белән идарәнең авыл хуҗалыгы һәм производство-маркетинг бүлеге консультанты Рәис Мортазин таныштырды. Ун ай нәтиҗәләре буенча, районда ит һәм сөт җитештерү кимегән. Сөт җитештерүне терлекчеләр алдагы ел күрсәткечләренә карата 87 процентка, ит җитештерүне - 95 процентка үтәгән. Мәсәлән, сөт саву күрсәткечләре "Берёзовские зори", "Хаҗиев", "Газзалиев" хуҗалыкларында түбән.
Зур экранда күрсәтелгән слайдлар җитәкчеләргә үз хуҗалыкларының икътисади күрсәткечләрен башкаларныкы белән чагыштырып карарга мөмкинлек бирде. Семинар барышында шулай ук авылларда гаилә фермалары төзү һәм шәхси ярдәмче хуҗалыкларны үстерү, программаларда катнашу, хуҗалыклардагы обектларның сакланышын тәэмин итү мәсьәләләре дә каралды.
Район башлыгы Альберт Хәбибуллин, барлык мәгълүматлар белән танышканнан соң, берәр хуҗалык базасында унбер айлык нәтиҗәләрне тикшерәчәкләрен белдерде. Ул, әлеге җыелышларның реаль нәтиҗәсе булырга тиеш, шуңа, әйтеп узылган җитешсезлекләр өстендә эшләү өчен, һәр җитәкчегә семинар протоколының күчермәсен җиткерергә кирәк, киләсе семинарда хуҗалыклар белгечләре яки җитәкчеләре нинди эшләр башкарылуы турында хисап бирергә тиеш, диде.

Баулы районы хужалыкларының 2012 елның тугыз аендагы 1 гектар сөрү җиренә акчалата кереме

Хуҗалык

2012 елның 9 аендагы акчалата керем (млн. сум)

1 гектар сөрү җиренә акчалата керем (мең сум.)

Уртача район күрсәт-кеченә карата (процентларда)

Уртача республика күрсәт-кеченә карата (процентларда)

+, -

мең сум ТР

«Колос» кооперативы + «Миңнуллин» КФХ

60,2

9

143

74

-3,2

«Поповка» ЧҖҖ

16,4

8,4

133

68,8

-3,8

«Николашкино» ЧҖҖ

27,4

8,1

129

66,4

-4,1

«Берлек» ЧҖҖ

45,5

7,9

125

64,8

-4,3

«Урал» ЧҖҖ + «Газзалиев» КФХ

14,5

7,8

124

64

-4,4

«Кызылъяр» ЧҖҖ

20,5

6,8

108

55,7

-5,4

Район буенча

337,5

6,3

51,6

-5,9

«Берёзовские зори» ЧҖҖ

13,2

6

95

49,2

-6,2

«Хәнсевәр» ЧҖҖ

10,7

5,2

83

42,6

-7

«Хаҗиев» КФХ

19,8

5,1

81

41,8

-7,1

«Исламгалиевлар» КФХ

31,3

3,9

62

31,9

-8,3

Кече КФХ

77,8

3,8

60

31,1

-8,4

Республика буенча

41480

12,2

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев