Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәнәгать

Графиктан калышмаска тиешләр

Баулы районы җитәкчеләре төзелеш һәм капиталь ремонт эшләрен көндәлек режимда тикшерәләр.

Җәй - төзүчеләр өчен кайнар чор. Хәзер төзү һәм объектларны капиталь төзекләндерү эшләренең иң кызган чагы. Әлеге вакытта күп фатирлы дүрт йорт төзелеше (өчесе - Бөек Ватан сугышы ветераннарын торак белән тәэмин итү программасы, берсе - нефтьчеләрнең ипотека программасы буенча) бара, агымдагы җәйдә шәһәрдәге 1нче һәм 2нче мәктәпләрне, Покровский Урыстамак мәктәбен, күп фатирлы торак йортларны ремонтлауны тәмамлыйсы, Баулы район үзәк хастаханәсенә, Фоминовка авылында суүткәргечкә реконструкция үткәрәсе, Александровка авылында клуб төзисе бар.

Баулы районында 2012 елга төзелешкә һәм капиталь ремонтка гомуми инвестицияләр күләме 304 млн. сум тәшкил итә. Барлык эшләрне дә ел ахырына, иң яхшысы - суыклар башланганчы тәмамларга кирәк. Бюджет акчалары максималь нәтиҗәле файдаланылсын өчен, башкарылучы эшләрне тикшерү дә - мөһим бурычларның берсе. Нәкъ менә шуңа күрә Баулы муниципаль районы башлыгы Альберт Хәбибуллин һәм район башкарма комитеты җитәкчесе Светлана Самонина (фотода) төзелеш объектларына җитди игътибар бирәләр. Төзелеш объектларын соңгы тикшерү вакытында район башкарма комитеты җитәкчесе техника куркынычсызлыгы һәм төзелеш мәйданчыгының санитар торышы үтәлешен карады.

Район башлыгы күрсәт-мәсе нигезендә, һәрбер төзелеш объекты буенча киңәйтелгән эш графигы төзелде, аларның башкарылуы турында район башлыгына район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Радик Шәрипов даими хисап бирә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев