Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәнәгать

Баулыда кыр эшләре буенча оператив штаб төзелде

Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының оператив-диспетчерлык хезмәте мәгълүматлары буенча, районда чәчү 13,7 мең гектар мәйданда башкарылган, бу - планның 42 проценты.

Уҗымнарны һәм күпьеллык үләннәрне тырмалау һәм өстәмә тукландыру тулысынча төгәлләнгән. Хәзер хуҗалыкларның төп көче сабанга бөртекле һәм кузаклы культураларны чәчүгә юнәлтелгән. Бүгенге көнгә бу эш планлаштырылган мәйданнарның 57 процентында башкарылган. 1,1 мең гектар мәйданда берьеллык һәм катнаш үләннәр чәчелгән.
Авыл эшчәннәре каршында чәчүне 15 майга төгәлләү бурычы куелган. Нигездә, барлык хуҗалыклар да моның өчен тырышып эшлиләр. Шул ук вакытта әле эшкә тотынмаган кечкенә фермерлык хуҗалыклары да бар.
Дүшәмбе көнне район башлыгы Альберт Хәбибуллин оператив штаб төзелүен хәбәр итте. Ул чәчү кампаниясе барышын контрольдә тотачак. Һәрбер авылга район җитәкчеләре арасыннан җаваплы кеше белгеләнгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев