Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәнәгать

Баулы бораулаучылары уңышлары

Агымдагы елның 8 аенда "Бурение" ЧҖҖның Баулы ПБРы хезмәткәрләре 54 мең метр җир катламнары борауладылар, бу планның 121 процентын тәшкил итә.

Бораулау мастеры Ришат Шәрәфетдинов бригадасы ел башыннан 16 мең метрдан артык җир бораулады, бу - предприятие бригадалары арасында иң яхшы күрсәткеч.
Ә бораулау мастеры Фәрит Галиуллин бригадасы август аенда гына да 3357 метр тау токымнары бораулады. Бу "Татбурнефть" идарәче компаниясендә ел башыннан иң зур айлык күрсәткеч. Якын көннәрдә бригада рекордлы күрсәткеч өчен Күчмә байрак белән бүләкләнәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев