Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
сынамышлар

Өегездә сигез әйбер булсын!

Ванга шулай киңәш иткән. Уңыш, байлык, бәхет килсен өчен. Ә сезнең өйдә алар бармы?

Байлык, уңыш, иминлек булсын өчен күрәзәче өйдә берничә әйберне мотлак тотарга кушкан, диләр. Нәрсәләр алар?

Ат дагасы ишек башында торырга тиеш. Уңышны гел атка атланып чабып килүче кебек күз алдына китерәләр. Бу атрибуты булганнарга ул керми китми икән.

Сарымсакның кара көчләрдән, начарлыктан, тар күңелле кешеләрдән саклавын белә идегезме? Өегездә булсын.

Бал — байлык символы. Өй иясе дә балны ярата. Балсыз яшәмәгез.

Пешкән кызыл алмалар керем чакырып тора. Алар аш-су бүлмәсендә гел булсын.

Өйдә һәрвакыт яңа сабыннар да булырга тиеш. Авырулар килмәс.

Көзге бәхет китерә икән. Ләкин ул иске, кемнәндер калган булмасын. Анда башкаларның начар энергиясе калган булырга мөмкин. Яңа көзге алып куегыз.

Гәрәбә ташы озын гомерле, сәламәт булырга ярдәм итә, акча китерә.

Ком сәгате вакытны дөрес һәм кирәкле эшләргә сарыф итәргә ярдәмләшә.

Фото: pixabay.com

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев