Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
сынамышлар

8 июньгә сынамышлар

Һәр көнебез — Ходайдан. Аннан башка берни хәл ителмәс. Шуңа борынгылардан калган сынамышларга да ышану-ышанмау һәркемнең үз эше. Ә кемнәргә кызык — бүгенге көн сынамышларын укыгыз әле, алар искиткеч!

Элек 8 июньдә кояш баеганнан соң идән себерергә курыкканнар. Бу көнне кичтән идән себерсәң, бар гаиләңә хәвефле авыру җәлеп итәргә мөмкин икән. Бүген кич идәндә калган кечкенә валчыклар бәхет чакырып тора, имеш. Тик иртән аларны себереп, җыештырып куярга онытмагыз!

 

8 июньдә өй иясенең көче бетеп тора икән. Шуңа бүген сак булыгыз. Якыннарыгыз белән талашмагыз, сүзгә килешмәгез. Үпкәләшү бик озакка сузылырга мөмкин.

 

Бүген аеруча кемгәдер начарлык теләүдән тыелыгыз, караңгы уйларны күңелегездән куыгыз. Бу бер дә яхшылыкка китермәячәк.

 

Бүген гаиләдә татулык, матур мөнәсәбәтләр булсын. Тормышыгыз алга китәчәк!

 

Бүген гөлҗимеш куагы янында булырга тырышыгыз. Бу үсемлек көч, сихәт бирер.

 

8 июньнең тагын бер кызыклы сынамышы — бүген кунак чакыру хуплана. Килгән кунакларга мөмкин булганча кадер-хөрмәт күрсәтергә тырышыгыз. Көтмәгәндә килеп кергәннәренә дә кунакчыл булыгыз. Ел буе иминлектә яшәрсез!

Фото: photo.tatar-inform

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев