Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
сынамышлар

7 июньгә сынамышлар

Бүген кишер, суган утамагыз, җиргә төкермәгез!

Бүген чыкка да кагылмаска тырышыгыз. Авырып китүегез мөмкин икән.

 

7 июньдә гашыйклар койма янында утырмасын, тиздән аерылышырга мөмкиннәр.

 

Кызлар, бүген битегезне матурлау процедуралары белән мавыкмагыз, нәтиҗә тискәре булырга мөмкин!

 

Хезмәт урыныгызда эш хакын арттыруны да бүген сорамагыз, уңышлы булмаячак. Киресенчә, премиядән колак кагарга мөмкинсез.

 

7 июньдә җиргә төкерергә ярамый икән. “Өстәгеләр”, ачуланып, җәза җибәрергә мөмкин.

 

Бүген дару үләннәре, тамырлары хәзерләү өчен яхшы көн. Кызыклы сынамыш — 7 июньдә кишер белән суган түтәлләрендәге чүпне утамый тору хәерле икән. Бу уңыш яхшы булсын кирәк, ди.

 

Борынгылар 7 июньдә кара һәм соры төсле киемнәрдә йөрмәскә тырышкан. Бүген ак кием кисәгез, барлык эштә уңыш килергә тиеш.

Сырхау кешегә бүген ак кием кидерсәң, ул савыгачак икән.

 

Шомырт чәчәкләре коелып беткәнен күрсәгез, урманга гөмбәгә барырга була.

Фото: татар-информ

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев