Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
сынамышлар

30 майга сынамышлар

Бүген макарон ашаудан тыелып торыгыз!

Бүген табында бәрәңгедән әзерләнгән ризыклар никадәр күп булса, быел бәрәңге уңышы да шулкадәр яхшы булачак икән. Әзерләнгән ризыкларны бүген ашап бетерү хәерле. 30 майда ботка, макарон кебек ризыклардан тыелып тору хәерле икән.

 

Бүген һәр эшне уйлап башкарырга кирәк. Ашыгып, карарлар кабул итәргә ярамый. Бүген кабул ителгән мөһим карарлар уңышлы булмаячак. Хәтта алданырга мөмкин, сак булыгыз.

 

30 майда урманга бармаска киңәш иткән борынгылар. Елан чагарга мөмкин икән.

 

Бүген бакчасына нидер утырткан кешеләр үзләрен тыйнак тотсын. Кич буе күңел ачсалар, утырткан әйберләре чыкмаячак, ди.

Бүген алкоголь кулланган кешене озак вакыт курку-шөбһәләр, авыртынулар көтәчәк икән.

 

30 майда юлга чыкмау хәерле, дигән ышану да бар. Әгәр инде юлга чыкмау мөмкин түгел икән, сак булыгыз, әйберләрегезне карап йөртегез.

 

Бәби көтүче хатын-кызлар бүген кызыл әйберләргә тимәсен, балалары вакытыннан алда дөньяга килергә мөмкин, имеш.

Бүгенге көннең төп сынамышы —30 май нинди, җәй дә шундый булачак икән...

Фото: pixabay.com

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев