Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
сынамышлар

27 майга сынамышлар

27 май сынамышларының күбесе бу матур кошларга багышланган. Шулай ук бүгенге көн сынамышлары мәхәббәт, никах, быелгы уңыш турында да фаразлар бирә.

Өй түбәгез астына карлыгач оя корса, бәхет көтегез!

Ә менә карлыгач сезнең өй янындагы оясын ташлап китсә, сак булыгыз. Күңелсезлекләр килергә мөмкин.

Бүген ялгыш кына да карлыгачларны рәнҗетә күрмәгез! Карлыгач үтергән кешене уңыш ташлап китәчәк. Ә бу кошның оясын туздырганнар үзләре өйсез калачак, ди.

Кияүгә чыкмаган кыз яшәгән өйнең тәрәзәсеннән карлыгач очып керсә, туйга әзерләнергә кирәк.

Ә туй вакытында өй өстендә карлыгач очса, никах ныклы һәм бәхетле булачак.

Бүген өйдән чыккач, нидер онытканыгызны аңласагыз, кире кермәвегез хәерле.

Бүген соңгы акчагызга кием сатып алмагыз. Уңышсызлыклар башланачак.

Бүген кайсыдыр өйгә, бинага кергәндә абындыгыз икән, анда кермәвегез хәерле. Шулай өй иясе нидәндер кисәтеп, кертмәскә тырыша, имеш.

Бүген “свидание"га яңа аяк киемендә бармагыз! Мөнәсәбәтләр җитди булмаячак.

27 май җылы булса, кыяр уңышы яхшы булачак. Яңгыр яуса, кыяр уңмаячак икән.

Бүген салкын җил иссә, җәй салкын булачак.

Кырмыскалар күренмәсә, салкынайтачак.

Кошлар бер-берсенә сыенса, яшен булачак.

Фото: pixabay.com

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев