Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
сынамышлар

25 майга сынамышлар

Бүген миләш ботагын суга утыртыгыз!

Кичтән йолдызлы күккә багыгыз. 25 май сынамышлары шулай куша. Ни өченме? Хәзер беләбез.

Бүген начар уйларга бирелергә ярамый, күңелегездә гел якты уйлар булсын.

Кияүгә чыкмаган кызлар бүген кара киемдә йөрмәсен, булачак иренең гомере озын булмый, имеш.

Бүген барлык үпкәләрне онытырга, барысын да гафу итәргә һәм күп вакытны гаиләгә бүләргә кирәк.

Бүген миләш ботагы сындырып, өегезгә алып кереп, суга утыртып куегыз. Ул никадәр озак корымый, уңыш та шулкадәр озак сезнең янда булачак.

Бүген өйдә юылмаган тәлинкәләр булмасын! Алар күңелсезлекләр чакырып тора.

Бүген төн йолдызлы булса, аларга карап, теләк теләгез, ул тормышка ашмый калмаска тиеш!

Ә менә 25 майда яңгыр яуса, җәй салкын булачак, дип юраганнар.

Фото: pixabay.com

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев