Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
сынамышлар

20 майга сынамышлар

Бүген күрәзәчегә бармагыз, үрмәкүч үтермәгез!

Бүген күрәзәчегә бару, киләчәгеңне белергә тырышу хупланмый. Язмышны начар якка үзгәртергә мөмкин.

Тапочкаларыгызны салганда игътибарлы булыгыз, алар берсе өстенә берсе куелып, тәре рәвешендә калмасын. Бу тормышка күңелсезлекләр чакырып торырга мөмкин.

Күршегездән чиләк алып торган булсагыз, аны бүген буш килеш кайтармагыз! Бәхетегез кешегә китәр. Нидер салып бирегез, ә инде бик тә буш килеш кайтарасыгыз килә икән, башка көнгә калдырыгыз.

Бүген киенгәндә дә игътибарлы булыгыз, иң беренче итеп сул җиңне кимәгез. Уң җиңне киюдән башласагыз, хәвеф-хәтәр урап узар.

Икмәк эчендә пычак калдырмагыз. Моны ачлыкка юраганнар.

Бүген өегездә үрмәкүч күрсәгез, үтермәгез! Яшәсен. Ул - өйдәге бәхет һәм иминлек символы. Ә менә 20 майда кинәт кенә өйдән тараканнар югалса, сак булыгыз. Бәла-каза килергә мөмкин, имеш.

20 майда өстәл өстенә утырган кешене фәкыйрьлек көтә! Ә тәрәзә төбенә утырасы килгән кеше шуны искә алсын — бу кеше ялгыз булачак.

Фото: pixabay.com

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев