Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
сынамышлар

2 июньгә сынамышлар

Бүген җирән мәчедән сак булыгыз!

Бүген бакчада эшләү хуплана. Күңелен хезмәткә биргәннәргә бүген һичшиксез уңыш килергә тиеш икән.

 

2 июньдә бары тик уңай эмоцияләр белән генә яшәргә кирәк. Кемгәдер ачуланырга, ачу сакларга, үпкәләргә, моңаерга, күңел төшенкелегенә бирелергә, ямьсез сүзләр әйтергә ярамый.

 

Җиде яше тулмаган балаларның бүген чәчен кистермәү хәерле икән.

 

Бүген догалар укырга, теләкләр теләргә кирәк. Чын күңелдән теләнгән теләкләр тормышка ашарга тиеш.

 

Тәмле камыр ризыклары әзерләп, якыннарыгызны сыйласагыз, бигрәк тә яхшы булыр.

 

2 июньдә чык белән юынган кеше чир-сырхаулардан котылачак, дигән ышаныч та бар.

 

Бүгенге көннең иң кызыклы сынамышы — юлыгызны җирән мәче киссә, сак булыгыз. Башка юлдан китү хәерлерәк икән, имеш...

Фото:  freepik.com

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев