Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
сынамышлар

13 майга сынамышлар

Бүген тормышыгызга байлык җәлеп итә аласыз!

Борынгыларга ышансак, финанс проблемалары китсен, акчага беркайчан да кытлык кичермәс өчен 13 майда тәрәзә төбенә акчалар куярга кирәк. Аларга кояш нурлары төшеп торсын. Кич, кояш баегач кына, бу акчаларны алып куярга. Болай иткән кешенең ел буе ачасы була икән.

 

13 майда ишеккә ялгыш килеп бәрелгән кешегә дә көтелмәгән байлык киләчәк. Имеш.

 

Бүген туган бала гомере буе сәяхәт итәчәк.

 

Бусагагызга мәче баласы утырса, яхшы хәбәрләргә әзер булыгыз.

 

Бүген юлда яткан кулъяулык күрсәгез, тиздән яклаучы, ярдәм итүче мәртәбәле кешегез барлыкка киләчәк. Ләкин ул кулъяулыкны алырга ярамый.

 

Бүген үткәннәрне искә алмагыз, элекке күңелсезлекләр, проблемалар кайтырга мөмкин.

 

13 майда кызыл кием кию ярамый икән. Югыйсә, ел буе ялгыз булачаксыз.

 

Бүген ремонт эшләре белән дә шөгыльләнмәгез. Ул уңышлы булмаячак, бар нәрсәне яңадан эшләргә туры киләчәк.

 

Бүгенге көн ялкауларны яратмый! Бүген ялкауланган кеше ел буе бил бөгәчәк, ди.

 

Гомерегезне ялгыз үткәрәсегез килмәсә, бүген беркая да соңга калырга тырышмагыз.

Фото: pixabay.com

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев