Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
сынамышлар

12 майга сынамышлар

Бүген тузан сөртмәгез, он иләмәгез!

Борынгыларга ышансак, бүген киләчәккә планнар корырга кирәк, алар тормышка ашачак. Ләкин уй-хыялларыгыз турында башкаларга сөйләмәгез!

 

Бүген он иләгән кешенең күз күрүе начарлана башлый икән, ул картлыгында бөтенләй сукыр калырга мөмкин, имеш.

 

Бүген тузан сөртергә һич ярамый! Аеруча биек шкафлардан. Моны үтәмәгән кеше мәртәбәле дусты, якын танышы яисә туганы белән бәйләнешне югалтачак, ә ул кешедән киләчәктәге уңышы бәйле.

 

Бүген үз бурычларыгызны башкаларга йөкләмәгез. Сораган кешегә дә, үтәгән кешегә дә бәла-каза килергә мөмкин икән.

 

Кунак килсә, өйдән генә озатып калмагыз, урамга ук чыгыгыз, чир-сырхаулар урап узар.

 

Бүгенге көннең иң мөһим кагыйдәсе — саф һавада, кояш нурлары астында йөрегез. Кояш нурлары уңыш, яхшы кәеф китерәчәк.

 

Бүген җилгә каршы басып торган кешенең барлык авырулары җил белән китәчәк, ул ел буе сәламәт булачак икән.

Фото: pixabay.com

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев