Бавлы-информ

Бавлинский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спецпроект "Мы не одиноки"

Спецпроект «Мы не одиноки», четвертый выпуск, Саима Сайфуллина

“Без ялгыз түгел” махсус проектының апрель чыгарылышы герое – Саимә Сәйфуллина.

Героебыз Новозареченск бистәсендә яши. Саимә апа авырлык белән йөрсә дә, безне үзе каршы алды. Аның язмышы бер кешене дә битараф калдырмый.
Аңа 3 яшь булганда әниесе үлгән. Ятим калган балаларны әнисенең сеңлесе үзенә ала. Авыр балачагын ул күз яшьләре белән сөйли.


Саимә апаның олы абыйсы егерме яшендә Хәрби хезмәт үткәндә үлә. Саимә апа балалар йортына эләгә. Аңа уналты яшь булгач, эшкә озату ягын карыйлар. Шулай итеп ул, буыннары да ныгып җитмәгән килеш, авыр хезмәт арбасына җигелә. Шундый авырлыкларга, ачлык һәм ялангачлыктан котылу юлы эзләп, Саимә апа Красноярскийдан Чиләбегә, аннан Кахазстанга, Донбасска китеп яшәп карый. Кая барса да, тимер юлы төзү эшләренә генә алалар аны. Кире Казанга кайта.
Советлар Союзы таркалгач, Сәйфуллиннар гаиләсе өч кызларын ияртеп Урта Азиядән Баулы районы Новозареченск авылына кайтып төпләнә. Саимә апа утыз елдан артык балалар бакчасында пешекче булып эшли. Монда кайткач, лаелы ялга кадәр сак хезмәтендә эшли. Моннан 15 ел элек ире үлгән, ә үзенә инсульт булган. Шулай да тормышыннан канәгать ул. Саимә апаның икенче абыйсы Насрулла Яр Чаллы шәһәрендә. Ә апасы Наилә Оренбургта кызы тәрбиясендә яши. 
Без шулай сөйләшеп утырган арада, Саимә апаның социаль хезмәткәре  Алевтина Алаева килеп керде. Керү белән, ветеранның хәлләрен сорады, кан басымын үлчәп, кирәкле даруны бирде.


Социаль хезмәткәр, өйдәге эшләрен эшләгәч, Саимә апаны диспансеризация үтәр өчен махсус машина киләчәген әйтеп, чиста киемнәрен киендерергә булышты. Машина килде. Саимә апа белән саубуллашып, исәнлек теләп, без дә юлга кузгалдык. 
Тулырак “Хемәткә дан” газетасы битләрендә һәм Баулы телевидениесендә карагыз.

Фото: “Баулы-информ” архивы


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на телеграм-канал "Бавлы-информ"


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев