Хезмэткэ дан
  • Рус Тат
  • Җәйнең бер көне кышның биш көнен туйдыра

    Баулыда терлек азыгы хәзерләүнең кызган чоры. Аның барышы белән авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы урынбасары, финанс-икътисад бүлеге консультанты Ришат ЗАРИПОВ таныштыра.

    - Ришат Өлфәтович, районда терлек азыгы хәзерләү ничек бара?
    - Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры М.Әхмәтов авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре алдында күпьеллык үләннәрне беренче катка чабуны 1 июльгә тәмамлау бурычын куйды. 25 июньгә хуҗалыкларда күпьеллык үләннәр 7800 гектар мәйданда чабып алынды. Бу - 9088 гектарлык гомуми планның 86 проценты. Шуларның 4500 гектары (49,5 процент) - печәнгә, 3300 гектары (36,3 процент) яшел массага чабылды. Хуҗалыклар 4500 тонна печән, 4000 тонна сенаж һәм 80 тонна яфрак азык тупладылар. Районда бер баш шартлы терлеккә 3,41 центнер азык берәмлеге әзерләнде, план - 35,9 центнер.
    - Кайсы хуҗалыклар терлек азыгы хәзерләүдә оешканлык күрсәтә?
    - Азык хәзерләү буенча эш "Николашкино", "Берлек", "Кызылъяр", "Игенче" һәм "Колос" хуҗалыкларында яхшы темплар белән алып барыла. Мәсәлән, "Колос" кооперативы хезмәткәрләре - 250 тонна печән һәм 425 тонна сенаж, "Николашкино" 427 тонна печән һәм 250 тонна сенаж хәзерләде. Ләкин эш бөтен җирдә дә тулы көченә алып барылмый. Мәсәлән, "Берёзовские зори" ЧҖҖ, "Исламгалиевлар" КФХ, "Хәнсевәр" ЧҖҖ, "Газзалиев" КФХ печән хәзерләүне акрын темплар белән алып баралар, ә сенаж салуга әле бөтенләй керешмәгәннәр. Республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы, җәйнең бер көне кышның биш көнен туйдыра, дип искәртә. Ә бу хуҗалыклар малларны кышын ач тотарга җыеналар, күрәсең.
    - Яфрак азык әзерләнәме?
    - Башкарма комитетларга һәм шәһәр предприятиеләренә задание җиткерелгән булса да, яфрак азык хәзерләү актив алып барылмый. 13 авыл җирлегенең әле 6сы гына мондый төр азыкны әзерләүгә керешкән. Алар 25 июньгә 10 тонна яфрак азык туплаганнар. Исергәп, Кызылъяр, Салих, Татар Кандызы, Татар Томбарлы, Удмурт Ташлысы, Шалты җирлекләре һәм шулай ук шәһәр предприятиеләре бу эшкә әле керешмәгәннәр.
    - Терлекчелектә төп фактор - азыкның сыйфаты. Аларның сыйфатына нинди дә булса контроль бармы?
    - Район башлыгы А.Хәбибуллин күрсәтмәсе нигезендә, 19 июньдә терлек азыгы хәзерләү барышын һәм сыйфатын тикшерүче комиссия төзелде, аңа район башлыгы урынбасары М.Хәсиятуллин, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Р.Сәйфиев, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальни-гы һәм белгечләре, ветстанция белгечләре, авыл хуҗалыгы производствосы ветераннары, җирле массакүләм мәгълүмат чаралары җитәкчеләре кертелде. Азыкның сыйфатына Баулы ветлабораториясе бәя бирә, ләкин бу эш начар оештырыла һәм үз вакытында алып барылмый. Шуның белән бәйле рәвештә, сыйфатсыз азык әзерләүгә юл куючы кимчелекләр үз вакытында бетерелми.
    - Сыйфатлы азык хәзерләүгә булышлык итүче матди стимуллаштыру чаралары каралганмы?
    - Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе барлык хуҗалыкларга хезмәткә түләүне эшчәннәрнең хезмәтенең ахыргы нәти-җәләре буенча - сыйфатны, башкару срогын исәпкә алып, продукция берәмлеге (эш) өчен расценкалар буенча башкарырга киңәш итә. Расценкалар барлык төр матди бүләкләрне - өстәмә түләүне, премияләрне бергә туплый.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: