Бавлы-информ
  • Рус Тат
  • Яшь фермер гаилә һәм ферма төзергә тели

    "2012-2014 елларга Татарстан Республикасында крестьян (фермерлык) хуҗалыклары базасында гаилә терлекчелек фермаларын үстерү" программасында Баулы районыннан ике фермер катнашты һәм җиңде. Аларның берсе - Татар Кандызыннан "Гыйззәтуллин" крестьян-фермерлык хуҗалыгы.

    Жиде ел элек фермер буларак теркәлгән 27 яшьлек Зөфәр Гыйззәтуллинга инде шактый күп авырлыкларны үз җилкәсендә күтәрергә туры килгән. Иң авыры - 2010 елда. Бу ел күпләрнең хәтерендә авыр корылык елы буларак сакланса, Зөфәр өчен ул тагын да катлаулырак булган. Сентябрь ахырында, инде кырда булган барлы-юклы уңыш җыеп алынып урнаштырылганнан соң, аның абзарларында ут чыга. Дөрләгән ялкын санаулы вакыт эчендә абзар-келәтләрне һәм алар эчендәге терлек азыгын юк итә. Терлекләрне генә, куып чыгарып, күршедә яшәүче фермер Замир Салихов ихатасына ябып саклап калалар.
    Артык уйланып торырга вакыты калмый егетнең, икенче көнне үк янгын урынын кисәүләрдән арындырырга керешә. Авылдагы башка фермерлар, тирә-күрше, туганнары ярдәме белән шул урында яңа абзар төзи башлый. Абзарын да төзерсең, ләкин бит бөтен халык терлек азыгына кытлык кичергән вакытта, сыер-бозауларга азык әзерләү мәсьәләсен дә өр-яңа баштан кайгырта башларга кирәк. Бу мәсьәләне хәл итәргә дә авылдаш фермерлар булыша, алар биргән техника ярдәмендә Оренбург өлкәсеннән терлек азыгы ташый. Теләгән кеше елан итен ашый, диләр бит. Авыл өстендәге тауларда, якындагы урман аланнарында Зөфәр чалгы тими калган печәнле урыннарны шактый таба. Шулай итеп кыш чыгарлык азык запасын булдыра. Вакыт санаулы, акча һәм төзелеш материаллары да җитми, шулай да катлаулы хәлдән чыгу өчен булган барлык мөмкинлекләреннән файдалана егет. Әйтик, абзар стеналарын төзеп бетерергә материал җитми. Бу мәсьәләне стена буласы урынга терәп үк салам өеп кую хисабына хәл итәләр. Шулай итеп, кышка кергәндә яшь фермер терлекләрен үз абзарына кайтарып яба. Үзе исә хуҗалык белән җитәкчелек итүне авыл мәктәбендә укытучы булып эшләүче әнисе Зөһрә Миңнехановнага калдырып, азмы-күпме акча эшләп кайту өчен, Себергә китә. Урта мәктәпне тәмамлагач, Баулыдагы 82нче һөнәри лицейда алган эретеп ябыштыручы-шофер һәм киң профильле механизатор белгечлекләре булуы ярдәм итә. Яшь фермер биш ай эшләп саллы гына сумма акча җыеп кайта. Ул акча язгы чәчүне башкарып чыгарга орлык, ягулык-майлау материаллары сатып алырга да җитә, төзелешне дәвам итәргә дә кала. Шулай итеп аның эш арбасы кабат үз эзенә төшә.
    "2012-2014 елларга Татарстан Республикасында крестьян (фермерлык) хуҗалыклары базасында гаилә терлекчелек фермаларын үстерү" программасында катнашып карарга аңа Татар Кандызы авыл җирлеге башлыгы Мәхмүт Насыйбуллин тәкъдим итә. Программа шартлары белән танышып, бераз уйланып йөргәннән соң, тәвәккәлләп карарга була. Документлар әзерләүдә, бизнес-план төзүдә аңа әнисе бәяләп бетергесез зур ярдәм күрсәтә. Фермер 30 баш мөгезле эре терлек симертүгә исәпләнгән ферма төзергә карар кыла. Программа шарты буенча, грант акчасын теләгән һәркемгә бирмиләр, анда катнашучыларның үзләренең дә "маясы" булырга тиеш. Зөфәрнең инде төзелеш эшләре 80 процент башкарылган мал абзарлары бар. Дәүләт бирәчәк 1,1 млн. сум акчага ул фермасын төзеп бетерергә, МТЗ-1021 тракторы һәм яшь бозаулар сатып алырга җыена. Бюджеттан бирелгән акчаны максатчан файдаланырга, моның өчен, тотылган һәрбер тиенне күрсәтеп, даими отчёт биреп торырга кирәк булачак. Ләкин җитди сынаулар үтеп чыныгу алырга өлгергән фермер ул эшләрдән курыкмый.
    Җиде еллык фермерлык тәҗрибәсе булган егет бүген кайчандыр шушы эшкә алынганына үкенми. Эшен ярата, хуҗалыгын зурайту, ныгыту өчен бөтен көчен куеп эшли. Киләчәктә ул үзен аягында нык басып торучы фермер, зур гаилә башлыгы итеп күрергә тели.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: