Реклама
Иртәгә авыл хуҗалыгы техникасының язгы кыр эшләренә әзерлеген үзара тикшерү үткәреләчәк.
Авыл хуҗалыгы предприятиеләре чәчү кампаниясендә катнашачак барлык техниканы әзерлек сызыгына куярга тиеш. Составына ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм Ростехнадзор вәкилләре дә кергән техника кабул итү комиссиясе быел зур егәрлекле тракторларның торышына аеруча зур игътибар бирәчәк. Баулы районы хуҗалыкларында мондый 54 берәмлек техника бар: 8е - чит ил тракторлары, 16сы - К-700 һәм 28е - Т-150.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз