Хезмэткэ дан
  • Рус Тат
  • Таләп буенча тукталу

    Быел Александровка спирт заводы үзенең 100 еллык юбилеен билгеләп үткән булыр иде.

    Заводның бер гасырлык гомере

    "Татспиртпром" ААҖ "Александровка спирт заводы" филиалы Баулы шәһәренең һәм тулаем бөтен тармакның иң борынгы предприятиеләренең берсе. Ул моннан нәкъ йөз ел элек, 1911 елның көзендә файдалануга бирелгән. Биредә производство процесслары тулысынча кулдан башкарылган. Чимал буларак бәрәңге, ә ягулык урынына утын кулланганнар. Механикалаштыру кертелмәгән. Җитештерелгән спирт атлы транспорт белән Уфага һәм Абдулинога озатылган. Барда исә төп йөк тарту көче булган эшче үгезләрне ашатуга киткән. Завод 1917 елгы революцияне кичергән, аның эшчәнлеге Бөек Ватан сугышы елларында да тукталмаган. 1954 елда предприятие тулысынча электрлаштырылган. Шул еллардан алып камилләштерү һәм модернизацияләү, производство куәтләрен арттыру буенча гаять зур эшләр башкарылган. Александровка спирт заводы 1975 елдан тәүлегенә 5 тоннага кадәр күләмдә коры азык чүпрәсе җитештерүгә керешә. Ул республикада әлеге төр продукция җитештерүче бердәнбер предприятие була. Безнең көннәрдә заводның куәте тәүлегенә 2550 декалитр "Люкс" категорияле спирт җитештерүгә кадәр җиткән. Әлеге спиртның сыйфаты Россиянең абруйлы конкурсларында югары бүләкләр белән раслана.
    Заводка төрле елларда А.Карташов (1952-1974), Н.Габдрахманов (1974-2000) җитәкчелек итәләр. Гомерләрен шушы заводта эшләп үткәргән байтак өлкән яшьтәге авыл кешеләре алар турында хөрмәт-ихтирам белән искә алалар.
    Мәгълүм булганча, төп хезмәт ресурсы - кешеләр. Ә спирт заводы бөтен әйләнә-тирәне тотрыклы эш белән тәэмин иткән.

    Карарларны Казан кабул итә

    "Этил спиртын җитеш-терүгә, алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнешенә дәүләт көйләве турында"гы 1995 елның 22 ноябрендә кабул ителгән 171-ФЗ санлы Федераль закон спиртлы продукция җитештерүче предприятиеләр өчен лицензия таләпләрен катгыйландырды. Бүгенге көндә "Александровка спирт заводы" аларга җавап бирми. Аны лицензияләүгә хәзерләү өчен зур чыгымнар һәм вакыт таләп ителә", - дигән юллар бар "Татспиртпром" ачык акционерлык җәмгыятендә 2011 елның 17 маенда кабул ителгән 98нче санлы боерыкта. Әлеге документ нигезендә 2011 елның 17 маеннан "мәҗбүри тукталу" чоры башлана. "Александровка спирт заводы" филиалы җитәкчелегенә, "Татспиртпром" АҖҖдә 2011 елның 23 августында кабул ителгән 239нчы санлы боерык нигезендә: "Татспиртпром" ААҖ директорлары советы карарын үтәү йөзеннән "Александровка спирт заводы", РФ хезмәт закончалыгы үтәлешен һәм эштән азат ителүче хезмәткәрләргә компенсация түләүне тәэмин итеп, эш урыннарын бетерергә тиеш..." дигән күрсәтмә бирелә. Әлеге документларга кул куелганда заводта 149 кеше эшли.
    Бүген завод утлары бары тик административ бинада гына яна. "Контора" хезмәткәрләренең кәгазь эшләре бихисап. Завод балансында исәпләнүче җиһазлар, транспорт башка филиаллар буенча бүленә.

    Дәүләт ярдәм итәрме?

    Кая барырга һәм киләчәктә нишләргә дигән сорауга җавапны завод хезмәткәрләренең кайберләре, бәлки, 12 октябрьдә районның социаль хезмәтләре җитәкчеләре белән очрашу вакытында алганнардыр. Мәшгульлек үзәге директоры Р.Солтанова эшсез калучылар өчен дәүләт тарафыннан бирелүче ташламалар һәм гарантияләр, кабаттан укыту, квалификация алу, үзмәшгульлек программалары һәм башкалар турында сөйләде. Пенсия фонды идарәсе начальнигы С.Тимофеев пенсиягә вакытыннан алда чыгу шартлары турында хәбәр итте. Социаль яклау идарәсе вәкиле декрет ялындагы хатын-кызлар өчен мәгълүмат белән чыкты. Шунда ук Александровка спирт заводы базасында катнашазык заводы төзү проекты әзерләнүе турында хәбәр яңгырады. Барысы да инвесторларга бәйле булачак. Әлегә исә эшсез калучы 149 кеше үзләренең хезмәт хакларының өчтән ике өлешен ала, ә 29 октябрьдән аларга уртача айлык хезмәт хакы күләмендә ял пособиесе исәпләнеләчәк. Яңа елдан мәшгульлек үзәгендә эшсез буларак теркәлүчеләр дәүләттән тиешле пособие алачаклар.
    Шулай итеп, юбилей елы Александровка спирт заводы өчен аның тормышындагы соңгы сәхифәгә әверелде. Кешеләрнең "ярык тагарак" янында калулары кызганыч (аларның кайберләре дәүләткә табыш, район бюджетына салым китерүче шушы предприятиедә дистәләгән еллар эшләгәннәр). Ә бит алар әйбәт кенә хезмәт хакы алып, киләчәккә ышаныч белән карап яшәгәннәр. Заводта тулы бер гаиләләр, династияләр эшләгән, андыйлар саны 25тән артып киткән. Аларның күңел төшенкелегенә дучар булуы сүзсез дә аңлашыла. Эш югалту - авыр стресс, ләкин өметсезлеккә бирелергә кирәкми, чөнки авыр хәлдән чыгу юллары һәрчак бар, аларга үзмәшгульлек өлкәсендә дә урын табылыр, иң мөһиме - теләк кенә булсын.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: