Хезмэткэ дан
  • Рус Тат
  • Сыйфат яхшыртуны максат итеп

    "Берлек" җәмгыяте хезмәтчәннәре 2011 елда 91 млн. сумлык авыл хуҗалыгы продукциясе җитештергән. Бу турыда Томбарлы авыл җирлегенең 2011 ел нәтиҗәләренә йомгак ясау җыелышында җәмгыять директоры Зөфәр Җәләев сөйләде.

    2011 елда да тармак хезмәтчәннәре аннан алдагы елда булган корылыкның тискәре нәтиҗәләрен шактый тойганнар. Язын 785 гектар мәйдандагы уҗым культураларын бозарга, ягъни яңадан эшкәртеп чәчәргә туры килгән. Шулай да бу хәл язгы кыр эшләренә тоткарлык ясамаган, чәчүне агротехник срокта башкарып чыкканнар. Сөрү мәйданнарына 529 тонна минераль ашламалар керткәннәр, корткычларга һәм чүп үләннәренә каршы үз вакытында эшкәртү үткәргәннәр һәм бу куелган хезмәт, финанс чыгымнары урак вакытында яхшы күрсәткечләргә ирешүгә нигез булган.
    Биредә машина-трактор паркы бик бай. Ул 60 процентка заманча зур егәрлекле чит ил техникасы белән комплектланган. Хуҗалыкта эшләүче һәрбер кешегә бүлеп исәпләгәндә, аларның егәрлеге бер кешегә 65 ат көче туры килә. Әлбәттә, мондый техника белән идарә итү механизаторларның җаваплылыгын арттыра.
    Энергияне саклау һәм энергетик нәтиҗәлелекне арттыру программасын үтәү - бүгенге көндә авыл хуҗалыгы тармагы хезмәтчәннәре алдына куелган зур бурычларның берсе. Зөфәр Кәшфетдинович бу мәсьәләгә аерым тукталып үтте. Ул һәрбер механизаторның билгеле бер күләмдәге эшне башкаруга тоткан ягулык күрсәткечләрен әйтеп, тиешеннән артык ягулык яндырганнарны тәнкыйтьләде. Нәкъ менә механизаторларның сакчыл булмавы сәбәпле, узган елда хуҗалыкта аннан алдагы елдагыдан 13 процентка күбрәк ягулык сарыф ителгән. Директор, чагыштыру өчен, күрше "Колос" кооперативы механизаторларының шул ук күләмдә эш башкаруга тоткан ягулык күрсәткечен мисалга китерде.
    Хуҗалыкта иң табышлы тармак - сөт җитештерү. Үткән елда 22,5 мең центнер сөт җитештерелгән, бу аннан алдагы елдагыдан 7 процентка күбрәк. Сөт җитештерү өлкәсендә быел берлеклеләрнең тагын бер казанышлары бар: төрле авыруларга каршы комплекслы профилактика чаралары күрү, сыерларны тукландыру һәм асрау технологиясен яхшырту нәтиҗәсендә ике фермада җитештерелгән сөтнең сыйфатын югары сортлы итүгә ирешкәннәр. Бу инде продукцияне 10 процентка кыйммәтрәк бәягә сату мөмкинлеге дигән сүз.
    Директор җәмгыять эшчән-нәренә: "Җитештерелүче авыл хуҗалыгы продукциясенең сыйфатын яхшырту һәм үзкыйммәтен киметү өчен, һәркем үзе җавап биргән участокта тырышып эшләргә тиеш", - диде. Хуҗалыкның икътисади хәле дә, эшчеләрнең тормыш дәрәҗәсе дә моңа турыдан-туры бәйләнгән бит. Хуҗалыкта андый намуслы, уңган эшчәннәр аз түгел. Мәсәлән, сыер савучылардан Гөлсем Юлдашева, Рәзинә Миңнуллина, терлек караучылардан Динар Галиев, Лидия Иванова, Рөстәм Шәрәпов, механизаторлардан Рамил һәм Радик Гыймаевлар, Радик Якупов һәм башкалар.
    2011 елда хуҗалыкта эшләүчеләрнең хезмәт хакы 21 процентка арткан. Бүген биредә эшләүчеләрнең уртача хезмәт хакы 8965 сум тәшкил итә һәм ул вакытында бирелә. Хуҗалыкның Пенсия фондына һәм башка түләүләр буенча бурычлары юк. Бу бүгенге эшчеләрнең тормыш дәрәҗәсе лаеклы ялга чыккач та лаеклы булачак дигән өмет тудыра.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: