Бавлы-информ
  • Рус Тат
  • Бораулаучылар сан белән түгел, осталык белән алдыралар

    Баулы бораулау предприятиесе коллективы 2012 елгы җитештерү программасын уңышлы башкарган - билгеләнгән планны арттырып үтәгән.

    Предприятие 84730 метр тау токымнары бораулаган (план-74470). Бу 2011 елдагыга караганда 10004 метрга күбрәк. Шул ук вакытта предприятие хезмәткәрләре саны үзгәрешсез калган - 121 кеше. Заказчыларга 45 скважина тапшырылган.
    Скважиналарны бораулау катлаулыгы ел саен арта. Узган елда предприятие карбон катламына 28 скважина, шул исәптән 7 горизонталь скважина, девон катламына 16, шул исәптән 1 горизонталь скважина һәм кристаллик нигезгә 1 тикшерү скважинасы бораулаган.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: