Бавлы-информ
  • Рус Тат
  • Баулы бораулаучылары

    Татарстанда тирән эксплуатация cкважиналары бораулау буенча беренче предприятие оешуга 65 ел тулды. 1947 елның 8 июлендәге 131нче санлы боерык Баулы бораулаучыларының данлы хезмәтенә башлангыч бирә. 1947 елда алар 3300 метр тау катламнары бораулап узалар.

    Баулы бораулаучылары коллективы күтәрелеш һәм авыр сынау елларын кичерде. Безнең тарихыбызда баш әйләндергеч рекордлар да, уңышсызлыклардан көенү-борчылулар да, структура үзгәрешләре, штатларны һәм производство күләмнәрен кыскартулар да булды. Коллективның исемен еш үзгәрттеләр, ул төрле оешмалар карамагында эшләде. Ләкин, ничек кенә булмасын, безнең үз тарихыбыз, үз традицияләребез бар.
    Беренче елларда бригадалар саны кисәк арта бара. 1950 елда бораулау эшләре - 50 мең метрга, 1953 елда 94 мең метрга җитә.
    Без беренче бораулаучыларның исемнәрен кадерләп саклыйбыз һәм алар белән чын мәгънәсендә горурланабыз. Менә алар - беренче бораулау мастерлары: М.Топчий, С.Баклушин, М.Нургалиев, Г.Гайфуллин, М.Гыймазов, П.Бойко, А.Синёв, А.Юдин, П.Чекуров. Тизлекле бораулауның булачак уңышына нәкъ менә алар нигез салганнар.
    Мастер Сәүбән Госманов бригадасы бораулау технологиясендәге рәсми булмаган канунны бозарга җөръәт итә: скважина үткәргечендә балчыклы эретмә урынына су куллана. 1953 елның 14 мартында нефть сәнәгате министрлыгында Баулы бораулаучыларының суда бораулау тәҗрибәсен өйрәнү оештырыла һәм, Мәскәүдә үткәрелгән техник киңәшмә нәтиҗәләре буенча, балчыклы эретмә урынына скважина үткәргечләрен суда юдырулы яңа технологияне гомуми кулланышка кертү турында боерык чыгарыла.
    1953 ел ахырында мастер М.Гыймазов бригадасы коммерция тизлегендә 2000 метрлы чикне үтә. Баулы бораулаучыларының тәҗрибәсе үзәк һәм республика газеталарында яктыртыла. СССР министрлар Советының һәм ВЦСПСның күчмә Кызыл байрагы 1953 ел дәвамында Баулы бораулаучылары кулыннан төшми.
    Баулыдан 7 бораулау бригадасы 1954 елда Мактама бистәсенә күчә, һәм аларның базасында Мактама бораулау конторасы ("Татбурнефть"нең 3нче бораулау конторасы) төзелә.
    1955 елда Баулы бораулау конторасының 6 бораулау бригадасы Актүбәгә күченә һәм "Татбурнефть" Актүбә бораулау конторасын хасил итә. 1957 елда, бораулау эшләре күләме кыскару сәбәпле, Петр Бойко һәм Анатолий Синёвның бригадалары "Баулынефть" нефть промыселы идарәсе составына кертеләләр һәм бораулау конторасы бораулау цехы итеп үзгәртелә.
    1966 елда, бораулау эшләре күләме артуы белән бәйле рәвештә, "Баулынефть" НПУның бораулау цехын бораулау конторасы итеп үзгәртәләр, ә ике елдан соң "Татбурнефть"кә тапшыралар.
    1968 елда мастер Петр Бойко бригадасы, 961нче скважинаны бораулаганда, рекордлы коммерция тизлегенә ирешә - бер станокка 13063 метр.
    Предприятие үсешендәге яңа этап Татарстаннан читтәге чыганакларны актив үзләштерүгә бәйле. 1971-1973 елларда Баулыдан өч бораулау һәм бер вышка монтажлау бригадасы Оренбург төбәгендә газ конденсатлы чыганакта вахта-экспедиция ысулы белән эшли.
    СССР нефть сәнәгате министрлыгының 1980 елның 17 июнендә кабул ителгән 325нче санлы боерыгы нигезендә, РИТС-2 базасында Баулы бораулау эшләре идарәсе оештырыла, аңа Көнбатыш Себердә скважиналар бораулау төп бурыч итеп куела.
    Баулы бораулаучыларының Көнбатыш Себердәге зур уңышлары белән бергә, ә алар һәр бригадага 100әр меңнән артык тау токымнары бораулыйлар, мастер Камил Фәхретдинов бригадасы 1983 елда Баулы җирендә беренче тапкыр 25 мең метрдан артыграк җир катламнары бораулауга ирешә. Бораулау мастерлары Рафаил Дөлкарнаев, Рәис Галаев, Василий Добрин, Мәгъ-сүм Гәрәев, Виталий Воробьев бригадалары даими рәвештә лидерларның "үкчәләренә" басып киләләр.
    Баулы бораулау-чыларының уңышлары тармак тарафыннан югары бәяләнә. 1984-1985 елларда район инженер-технология хезмәте рәттән алты квартал дәвамында КПССның Татарстан өлкә коми-тетының һәм "Татбурнефть" берләшмәсенең күчмә Кызыл байрагын яулый. Мастер Камил Фәхретдиновның бораулау бригадасына 1982-1985 елларда Бөтенсоюз ярышларында призлы урыннар бирелә, ә мастер Марлис Зәйдуллинның үзләштерү бригадасы 1985 елда СССР нефть сәнәгате министрлыгы-ның үзләштерү бригадалары арасындагы социалистик ярышында беренче урынга лаек була.
    Бораулау мастеры Мәгъсүм Гәрәев бригадасы 1989 елда 29394 метр тау токымнарын бораулый һәм бу рекорд Баулы бригадалары тарафыннан бүгенге көнгә кадәр яулана алмый.
    Бүгенге Баулы бораулау эшләре предприятиесе үзенең 65 еллык юбилеенда производство программасын уңышлы үти. Бораулау мастеры Рөстәм Шәрәфетдинов бригадасы бораулау эшләре буенча алдынгылыкны бирми. Бораулау мастеры Фәрит Галиуллин бригадасы горизонталь девон скважиналарын уңышлы бораулый, ә мастерлар Ришат Шәрәфетдинов һәм Рөстәм Зәкиевнең бораулау бригадалары, нигездә, күрше территорияләрдәге үз катлаулылыклары булган сважиналарда эшлиләр.
    Баулы бораулау эшләре предприятиесе 2011 ел һәм 2012 елның 6 айлык эш йомгаклары буенча "Бурение" җәмгыятендә иң яхшы күрсәткечләргә ия.
    Бүгенге көндә Баулы бораулау эшләре предприятиесендә 120 кеше эшли, 1947 елда да биредә шул кадәрле кеше эшләгән, һәм бу очраклы күренеш түгел, ә яңа җиңүләргә омтылыш чагылышы. Чөнки яшь белгечләр арасында 2011 елгы һөнәри осталык конкурсында гамәлдәге җиңүчеләр - баулылылар. Ә коллективта яшьләр бар икән, ветераннарның да үз предприятиеләре өчен күңелләре тыныч.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: