Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рәсми

Ятимнәрнең милке закон белән саклана

Баулы шәһәре прокуратурасы ятим балаларның хокукларын яклау мәсьәләләрен даими контрольдә тота.

Безнең районда опекунлыкка һәм попечительлеккә алынган 73 бала исәптә тора.
2008 елның 24 апрелендә кабул ителгән "Опекунлык һәм попечительлек турында" Федераль закон нигезендә, опекун яисә попечитель ел саен, 1 февральдән соңга калмыйча, опекунлык һәм попечительлек органына документлар күчермәләрен (товар чеклары, салым түләү, иминият суммалары түләү турында квитанцияләр һәм башка түләү документларының күчермәләре) теркәп, опекунлыкка алынучының милкен саклау һәм файдалану турында язмача хисап бирергә бурычлылар.
Прокуратура тикшерүе әлеге закон таләпләрен опекуннарның (попечительләрнең) барысының да үтәп җиткермәвен күрсәтте. Мәсәлән, 6 опекун 2011 елга хисап бирмәгән. Шул рәвешле алар хокук бозганнар, ә моның өчен РФ Административ хокук бозулар турында кодексының 19.7 маддәсендә (дәүләт органына (вазифаи затка) мәгълүматлар бирмәү яисә аларны үз вакытында бирмәү) җаваплылык каралган. Тикшерү материаллары, карау өчен, Баулы районы буенча мировой судьялар аппаратына җибәрелде.
Моннан тыш, опекуннарның шәхси эшләрендәге еллык хисаплары опекунлык һәм попечительлек органнары җитәкчеләре тарафыннан расланмаган. Шуңа күрә район башкарма комитеты җитәкчесе адресына закон бозуларны бетерү, опекунлык һәм попечительлек бүлеге баш белгечен дисциплинар җаваплылыкка тарту турында күрсәтмә бирелде.
Административ хокук бозу турында эшләр һәм күрсәтмә хәзерге вакытта тикшерү стадиясендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев