Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рәсми

Урамнарда яктырак булачак

Муниципаль район башлыгы А.Хәбибуллин оешмалар җитәкчеләре белән үткәргән аппарат киңәшмәсендә сүз шәһәрне төзекләндерү турында барды.

Шәһәрнең берничә урамына вак таш җәелде. Асфальтлау өчен акча җитмәү сәбәпле, начар юллар проблемасын әнә шулай хәл итәргә туры килде. Мәсәлән, Фрунзе урамында тау буенда бары тик биш кенә гаилә яши, ә участокның озынлыгы 700 метр. Шуңа күрә урамнарга вак таш җәюгә дә шактый акча сарыф ителә.
Район башлыгының күрсәтмәсе буенча, урамнардагы яктылык фонарьларына ревизия үткәрелде. Тикшерү эш-ләмәүче фонарьларның 66га җыелуын ачыклады. Шулай ук 27нче микрорайонда 5нче мәктәп янындагы 7 фонарьның пневматик пистолетлардан атып ватылган булуы ачыкланды. Димәк, әгәр дә элек фонарьларны шәһәр үзәгендә Җиңү паркында вата торган булсалар, хәзер чират шәһәрнең башка өлешләренә барып җиткән. А.Хәбибуллин шәһәрне кабат әйләнеп чыгарга һәм нәтиҗәләр турында хәбәр итәргә күрсәтмә бирде.
Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Г.Ибраһимов ирекле халык дружиналары эшчәнлеге турында хисап бирде. Дежурлыкны ЦДНГ-2, ЦДНГ-4, "Баулынефть" идарәсе, "Нефтестрой", Пенсия фонды идарәсе, Аграр колледж, УТТ, РУЭС, дәүләт ветеринария берләшмәсе, "АЗС-үзәк", мәдәният бүлеге, мәгариф учреждениеләре, "Татавтоматизация", район үзәк хастаханәсе дружиначылары әйбәт алып барганнар, ә тампонаж цехы, "ТатАИСнефть", "Перспектива", "Мехсервис", ТЭЦ, ЦДНГ-3, ППД цехы, "Кооператор", "Электро-Энергосервис ЭЭЦ" дежурлыкны өзгәннәр.
Бүген үк яңа ел иллюминациясенә ревизия үткәрү кирәк. Баулыда, узган елдагы кебек үк, 4 боз шәһәрчеге төзеләчәк. Авыл җирлек-ләре башлыкларына Яңа елга хәзерлек эшен башларга киңәш ителде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев