Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рәсми

Төзелеш – контроль астында

Бүген ТР президенты Рөстәм Миңнеханов һәм ТР премьер-министры Илдар Халиков төзелеш һәм торакны файдалануга бирү мәсьәләләре, шул исәптән социаль ипотека программасы, сугыш ветераннарының торак шартларын яхшырту, гражданнарны авария хәлендәге торактан күчерү, муниципаль берәмлекләрдә күп балалы гаиләләргә җир участоклары бирүгә кагылышлы мәсьәләләр буенча видеоконференция режимында республика киңәшмәсе үткәрделәр.

Баулыда киңәшмә барышын Баулы муниципаль районы башлыгы урынбасары Миңнефоат Хәсиятуллин, район башкарма комитеты җитәкчесе Светлана Самонина һәм башкалар күзәттеләр.

Бүгенге көндә Татарстанда еллык торак төзелеше 32 процентка үтәлде, - дип хәбәр итте Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин. Социаль ипотека программасы буенча гомуми мәйданы 162 мең кв.метрлык 2 мең 794 фатирга исәпләнгән 45 йорт файдалануга бирелде. ГЖФ программасы буенча барлыгы гомуми мәйданы 174,1 мең кв. метрлык 2 мең 905 фатирга исәпләнелгән 156 йорт тапшырылды, шул исәптән АПК программасы буенча гомуми мәйданы 12,1 мең кв. метр булган 111 йорт файдалануга бирелде. Төзелеш министры министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләреннән һәм шулай ук муниципаль берәмлекләр башлыкларыннан күп фатирлы йортлар төзелешен игътибар белән күзәтчелек итүләрен сорады. Ул шулай ук аз катлы торак йортларны төзү сыйфатына игътибар бирергә кирәклеген, йортларда отделка эшләрен ноябрь һәм декабрь айларына калдырылмаска тиешлеген (моның нәтиҗәсендә сыйфатка зыян килергә мөмкин) билгеләп узды.

Премьер-министр төзелеш сезонының кыска булуын (май аеннан алып сентябрьгә кадәр) билгеләп үтте, ә башкарыласы эшләрнең күләме зур. Ул шулай ук игътибарны әлеге эшләрнең сыйфатына юнәлтте. "Без - ветераннар, социаль ипотекада программасында катнашучылар өчен торак төзибез һәм һәр атна саен диярлек җитешсезлекләр турында сигнал алабыз. Моңа юл куярга ярамый, - диде Илдар Халиков.

Киңәшмәдә Баулы районы торак төзелеше өчен күп балалы гаиләләргә бушлай бирелүче җир участокларын межалау һәм кадастр исәбенә кую мәсьәләсе буенча артта калучылар исәбендә билгеләп үтелде. Авыл җирлекләрендә җир җитәрлек, ә Баулы шәһәрендә - юк. Төзелеш министры, мондый очракта гариза бирүченең ризалыгы буенча участок авыл җирлегендә бирелергә мөмкин, дип белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев