Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рәсми

Татарстанга гриппның дүрт штаммыннан вакцина кайтарылган

Грипп авыруының күтәрелеше декабрьнең икенче яртысында фаразлана.

Татарстанга гриппның дүрт төреннән яңа вакцина кайтарылган. ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының иммунопрофилактика буенча штаттан тыш баш белгече Дмитрий Лопушов бу хакта «Татар-информ» агентлыгында матбугат конференциясендә әйтте.

Аның сүзләренчә, дүрт валентлы вакцина республиканың барлык медицина учреждениеләренә диярлек илтелгән.

Роспотребнадзор хезмәтенең ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина соңгы елларда вакцинация ярдәмендә грипп авыруы биш тапкыр кимегәнен әйтте. Аның сүзләренчә, грипп авыруының күтәрелеше декабрьнең 20ләреннән соң фаразлана.

Белгечләр вакцинация бушлай булуын, прививканы яшәү урыны буенча сырхауханәдә ясатып булуын искәртә.

Хәзерге вакытта Татарстанда грипп вирусының дүрт штаммы билгеле — ике А һәм ике В штаммы.

Фото:  http://pixabay.com

Чыганак:  https://tatar-inform.tatar/news/health/03-12-2019/tatarstanga-grippny-d-rt-shtammynnan-vaktsina-kaytarylgan-5697681

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев