Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рәсми

Салым кәгазьләре үзгәрде

Физик затларга милек салымнары һәм НДФЛ түләү өчен җибәрелә торган салым белдерүләренең формасы үзгәрде.

Хәзер аңа салымнарны бюджетка күчерү өчен мәгълүмат кертелә, шуңа күрә салым кәгазьләре белән квитанция бүтән җибәрелмәячәк. Үзгәртелгән салым белдерүендә түләү реквизитлары һәм мәгълүматны  автомат рәвештә кертү өчен уникаль идентификатор, штрих-код һәм салымнарны банк терминаллары һәм мобиль җайланмалар аша тиз түләү өчен QR-код, шулай ук гражданнарның ташламалы категорияләре өчен җир салымы буенча салым чигерүе турында мәгълүмат языла. Яңа формадагы кәгазьләр салым түләүчеләргә почта аша җибәреләчәк, шулай ук алар Россия Федераль салым хезмәтенең рәсми сайтында шәхси кабинетларда урнаштырылачак.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: #Бавлыинформ