Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рәсми

Районда эре инвестор булачак

Баулы муниципаль районы башлыгы Альберт Хәбибуллин үткәргән дүшәмбе киңәшмәсендә узган атнага йомгак ясалды һәм алдагысына бурычлар билгеләнде.

Барлык авыл җирлекләре дә язгы ташуны тулы коралланып каршыладылар - район башлыгы үткән вакыйгаларга шундый бәя бирде һәм киләчәккә нәтиҗә ясарга чакырды.
Хәзер төп бурыч - торак пунктлар территорияләрендә һәм юллар тирәләрендә чисталыкны һәм тәртипне тәэмин итү. Альберт Хәбибуллин, шимбә өмәләре оештыру белән беррәттән, яшьләргә экология тәрбиясе бирү һәм үз-үзеңне үстерү культурасы мәсьәләләренә дә кагылып узды. Хәзер рөхсәт ителмәгән урыннарда баулылылар үзләре үк ташлаган чүп-чарны җыештыру белән шөгыльләнәләр.
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Ринат Фәхриев язгы кыр эшләре башлануы турында хәбәр итте.
- Хәзер чәчәргә була. Һәм кирәк тә, - диде район башлыгы, язның иртә килүенә ишарә ясап. Чөнки 6-7 сантиметр тирәнлектәге җир хәзер 7-8 градуска кадәр җылынды.
Ринат Фәхриев, шулай ук, безнең районга беренче булып авыл хуҗалыгы өлкәсендә эре инвестор киләчәге турында белдерде.
Бу - Саба районы фирмасы. Ул безнең районның берничә авыл җирлеге территориясендә рапс игү белән шөгыльләнәчәк. Ә аренда түләве, җир пайлары милекчеләре белән берлектә, җирлек башлыклары аша башкарылачак.
Киңәшмәдә гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм социаль-икътисади үсеш буенча беренче кварталның якынча нәтиҗәләре яңгырады. Әлеге темаларга җентекле мәгълүматлар газетабызның киләсе саннарының берсендә тулырак басылачак. Шулай ук капиталь төзекләндерү, юлларны ремонтлау һәм башка мәсьәләләр дә каралды.
Киңәшмә ахырында Альберт Хәбибуллин мәдәният бүлеге начальнигы Рәмзия Моратовага, юбилее уңаеннан, мәдәниятне үстерүгә керткән хезмәте өчен, Баулы муниципаль районы башлыгының һәм Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгының Мактау грамоталарын тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев