Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рәсми

Профилактик эшне көчәйтергә кирәк

Дүшәмбе көнне Баулы муниципаль районы башлыгы Альберт Хәбибуллин җитәкчеләр белән атналык киңәшмә үткәрде.

Баулы шәһәренең Һади Такташ һәм Татарстан урамнары буенча җомга һәм шимбә көннәрендә булган "төнге узышлар"га карата халыктан шикаятьләр керү белән бәйле рәвештә, полиция профилактик чаралар үткәрде, хокук тәртибен бозулар турында берничә административ беркетмә төзелде, бер ялган шофёр таныклыгы алынды. Әлеге киңәшмәдә участок вәкаләтлеләренең дә катнашуларын исәпкә алып, район башлыгы аларның игътибарын нәкъ менә профилактик эшне көчәйтергә кирәклегенә юнәлтте.

Баулы районында атна башына бөртекле культураларның 15 проценты суктырылды. Урып-җыю барышында матди һәм шулай ук мораль стимул бирү ысуллары мөһим роль уйнарга тиеш. Урак чорына стена газеталары, "Яшен" битләре чыгару традициясен дә яңартырга кирәк.

Киңәшмәдә ведомствоара электрон хезмәттәшлек турында мәгълүмат тыңланды. Исегезгә төшерәбез, 1 июльдән дәүләт һәм муниципаль органнарга мөрәҗәгать иткән гражданнардан башка органнар тарафыннан бирелүче белешмәләрне таләп итәргә тиеш түгелләр. Дәүләт органнары арасында белешмәләр алышу электрон төстә башкарылырга тиеш. 1 июльдән 58 гариза кергән, алар буенча 23 запрос ясалган. Бу гражданнарның документларны яңа закон көченә кергәнче җыюлары белән аңлатыла, шуңа күрә кайбер очракларда запрослар ясау таләп ителмәгән.

Киңәшмәдә шулай ук су белән тәэмин итү, чүп чыгару, чисталык һәм тәртип булдыру, чүп үләннәрне чабу, җылылык сезонына һәм яңа уку елына әзерлек, шәхси ярдәмче хуҗалыклар өчен терлек азыгы хәзерләү һәм башка мәсьәләләр дә күтәрелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев