Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рәсми

Мәгълүмат булмаса, үсеш тә юк

Авыл халкының эшлеклелеген арттыру һәм районда шәхси ярдәмче хуҗалыкны үстерү юлларын билгеләү район һәм Баулы шәһәр Советларының чираттагы берләштерелгән утырышларында каралган сорауларның беренчесе иде.

Авыл халкына мәгълүмат барып җитмәү - аларның эшлеклелегенә комачаулаучы факторларның берсе. Шуңа күрә, утырышта халыкның активлыгын арттыру өчен җаваплы структураларның эшен көчәйтү, авыл җирлекләрендә җыелышлар үткәрү, шәхси ярдәмче хуҗалыкларга, гаилә фермаларына, крестьян-фермерлык хуҗалыкларына җитештерелгән продукцияне сатуда ярдәмне нәтиҗәлерәк итү, ташламалы, субсидияләнүче кредитлар турында аңлату эшләрен алып бару турында карарга киленде.
Район Советы депутатлары район Уставын кабул иттеләр. Шәһәр һәм район бюджетлары, муниципаль хезмәт, Районның башкарма комитеты турында положение, административ комиссия һәм башкаларга кагылышлы карарларга үзгәрешләр кертелде. Аерым алганда, шәһәр бюджетында табигатьне саклауга юнәлдерелгән чараларга чыгымнар өлеше арттырылды. Каты көнкүреш калдыклары полигонын киңәйтү, Сельхозхимия янәшәсендә барлыкка килгән чүплекне бетерү күздә тотыла.
Йорт өлкәннәре турында положение кабул ителде. Анда йорт өлкәнен сайлау тәртибе, аның хокуклары һәм эше, җаваплылыгы, эчке эшләр органнары һәм торак-коммуналь хезмәтләр белән үзара эш итүе турында язылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев