Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рәсми

Бурычлылар белән эш канәгатьләнерлек түгел

Баулы муниципаль районы башлыгы Альберт Хәбибуллин үткәргән атналык аппарат киңәшмәсендә МВД һәм МЧС бүлекчәләре җитәкчеләре докладларыннан соң, сүз шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Гамил Ибраһимовка бирелде. Ул агымдагы эшләр - күп фатирлы йортларны җылылык сезонына әзерләү, халыкның торак-коммуналь хезмәтләр өчен бурычларын киметү буенча чаралар турында сөйләде.

Район башлыгы торак-коммуналь хуҗалык өчен түләүләрнең җитәрлек дәрәҗәдә җыелмавын халык белән алып барылган эшнең канәгатьләнерлек булмавы белән бәйли.
- Мин хезмәтләр белән тәэмин итүчеләрнең абонентлык хезмәтләренең дәгъва белдерү эшләре начар алып барыла, дигән нәтиҗәгә килдем, - диде Альберт Хәбибуллин. - Идарәче компания, ТМШ, шәһәр башкарма комитеты бурычлыларга күрсәтелүче хезмәтләрне өзү өчен бернинди чара да күрмәделәр. Барысы да сүздә генә...
Район башлыгы йорт тирәләре территорияләрен җыештыру буенча җаваплы кешеләрнең начар эшләүләрен тәнкыйтьләде.
- Йорт өлкәненең һәм идарәче компания вәкиленең имзасыннан башка йорт яны территорияләрен җыештырган өчен акча күчермәскә! - дип күрсәтмә бирде Альберт Хәбибул-лин. Ул шулай ук муниципаль хезмәткәрләрнең төзекләндерү кагыйдәлә-рен бозучыларны административ җаваплылыкка тарту буенча үз вәкаләтләрен ничек файдаланулары турында мәгълүматлар бирүне таләп итте.
Тагын бер мәсьәлә кече эшмәкәрлекне (шул исәптән авыл хуҗалыгында да) оештырырга һәм республика хөкүмәтенең грантларын алу конкурсында катнашырга әзер эшлекле кешеләрне эзләү белән бәйле. Андый кешеләрне район башкарма комитетында көтәләр.
Роспотребнадзорның территориаль бүлеге начальнигы Рәшит Хәбибуллин җирлек башлыкларының игътибарын, котыру авыруы куркынычы янау сәбәпле, хуҗасыз мәчеләрне һәм этләрне атуны оештыру кирәклегенә юнәлтте. Ул шулай ук Уба һәм Николашкино авыллары карьерларында ял итү урыннарында суның соңгы пробаларының канәгатьләнерлек булмавын, анда су коенуның куркыныч икәнлеген билгеләп үтте. Ә менә шәһәрдәге ачык бассейнда хлорлаганнан соң су таләпләргә туры килә.
Киңәшмәдә шулай ук башка мәсьәләләр дә күтәрелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев