Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рәсми

Бер атна калды – эшләрне тәртипкә китерик

Баулы районы башлыгы Рамил Гатиятуллин аппарат киңәшмәсендә билгеләп үткәнчә, барлык проблемаларны һәм бурычларны узып баручы елда калдырып, яңа ел ялларына әзерләнү зарур.

Мәсәлән, баш дәүләт салым инспекторы Валентина Галкина “Яңа елга – бурычларсыз!” лозунгы белән чыгыш ясады, барлык баулыларны, 2020 елга чиста намус белән аяк басар өчен, салымнарны түләргә чакырды.

Эчке эшләр бүлеге вәкиле Рамил Мөхәммәтҗанов чыршы сату буенча оператив-профилактик чара үткәрелүе турында хәбәр итте: 20 декабрьдән ылыслы агачлар сатыла торган барлык законсыз нокталар тикшерелә, бер очрак инде ачыкланган.

“Мехуборка-Кама” предприятиесе җитәкчесе Ильдар Әсәдуллин сүзләренә караганда район һәм шәһәр территориясеннән көнкүреш калдыклары оператив төстә чыгарыла.

Ләкин, район башлыгы урам юл челтәрләрен тәртиптә тоту буенча шелтә белдерде: юлларның күп кенә участокларында бозланган урыннар бар, алар аварияләргә сәбәпче булырга мөмкин. Рамил Хәкимуллович шәһәр предприятиеләре һәм оешмалары җитәкчеләрен дә кисәтте: территорияләрне чистартканда, карны биналар һәм һәм юллар янына өяргә ярамый. Район башкарма комитеты җитәкчесе Ильяс Гозәеров өстәп шуны әйтте: түбәдән кар төшәргә мөмкин булуы турындагы кисәтү тасмалары бер тәүлектән артыкка куелырга тиеш түгел – шул вакыт эчендә куркыныч хәлдән арыну зарур.

Билгеле, киңәшмәдә бәйрәм чараларына әзерлек хакында да сүз барды. Барлык балалар учреждениеләрендә Яңа ел кичәләре башланды. Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Илмира Хөснуллина сөйләгәнчә, бюджет хисабына балалар бүләкләре 1-4 сыйныф укучыларына, балалар бакчасы сабыйларына, ятим балаларга, инвалид балаларга, “Семья” приюты һәм “Шатлык” тернәкләндерү үзәге балаларына биреләчәк. Бүләк җыелмасына, татлы ризыклардан тыш, яктылык чагылдыручы элементлар да керә. Район Кыш бабае бүләкләрен 3674 бала алачак.

Аппарат киңәшмәсе күңелле нотада төгәлләнде – барыбыз да бәйрәмгә әзерләнбез, эшләрне узып баручы елда тәмамлап өлгерергә кирәк.

Евгения ЛЕВАНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев