Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рәсми

Баулыда авыл Сабан туйлары 12 июньдә узачак

Дүшәмбе киңәшмәсендә Баулы муниципаль районы башлыгы Альберт Хәбибуллин узган якшәмбедә Шалты, Хәнсевәр, Кырымсарай һәм Николашкино авылларында узган Сабан туйларга яхшы бәя бирде.

Әлеге авылларда туып-үскән кешеләрнең иганә ярдәме бәйрәмнәрне бик күп бүләкләр тапшырып, кунаклар һәм Казан артистларын чакырып, югары дәрәҗәдә уздыру мөмкинлеге биргән. Шул ук вакытта кайбер шәһәр предприятиеләре җитәкчеләре, гәрчә әлеге халык бәйрәме барлык заманнарда да бергәләп үткәрелсә дә, район Сабан туена әзерлек фондына үз кертемнәрен ясарга ашыкмыйлар. Киңәшмәдә шулай ук район Сабан туен үткәрү датасының элеккечә калуы (11 июньдә), ә менә авыл Сабан туйлары 12 июньгә күчерелүе турында хәбәр ителде.
Район башлыгы асылмалы үткәргечләрнең торышын аерым контрольгә алырга күрсәтмә бирде - элемтәчеләрнең һәм электрчыларның барлык "пәрәвезләре", мөмкинлектән чыгып, җир астына яшерелергә тиеш. Күп балалы гаиләләргә бушлай бирелүче җир участокларын межалау һәм кадастр исәбенә кую буенча эш тә тизләтелде. Бу атнада рәсмиләштерелгән участокларны чиратта торучыларга тәкъдим итәчәкләр.
Район башлыгының тагын бер күрсәтмәсе балаларның җәйге ялы урыннарының санитар торышына кагылышлы иде. Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Гамил Ибраһимов балалар ишегалды мәйданчыкларын төзекләндерү һәм элемтәчеләргә, җылылык предприятиеләренә, су белән тәэмин итүчеләргә кагылышлы коеларны инвентарьлаштыру турында хисап бирде. Ул шулай ук Пушкин һәм Һади Такташ урамнарында асфальтлау эшләре дәвам итәчәге турында белдерде.
Киңәшмәдә капиталь ремонт, төзелеш мәйданчыкларында тәртип урнаштыру, юлларның ремонтлау сыйфаты һәм башка эшләрнең барышы мәсьәләләре дә күтәрелде. Җитәкчеләргә икенче яртыеллыкка абунә тәмамланырга санаулы көннәр калуы, коллективларда хезмәткәрләрнең "Хезмәткә дан", "Ватаным Татарстан" һәм "Республика Татарстан" газеталарына язылуын тәэмин итү зарурлыгы турында искәртелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев