Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рәсми

Баулы чиркәвенә яшь атакай билгеләнде

Баулы муниципаль районы башлыгы Альберт Хәбибуллин үткәргән дүшәмбе киңәшмәсендә җитәкчеләргә кадрлар үзгәреше турында игълан ителде.

Әлмәт шәһәренә чиркәү хезмәтенә күчерелүе сәбәпле, иерей Игорь Новичков Баулы шәһәренең Серафим Саровский чиркәве настоятеле булудан туктады. Аның урынына духовный семинарияне тәмамлаган, моңарчы Лениногорскида икенче рухани булып хезмәт иткән 29 яшьлек Олег атакай (Иванов) билгеләнде. Элекке настоятель район башлыгының рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Шундый ук бүләк, лаеклы ялга чыгуы уңаеннан, район башкарма комитетының архитектура һәм шәһәр төзелеше бүлеге начальнигы вазифасын калдырган Таһир Шакировка да тапшырылды. Аның вазифаларын башкару Роза Хәсиятуллинага йөкләнде, вакантлы вазифага конкурс игълан ителде. Баулыда 35 ел дәвамында баш архитектор булып эшләгән Таһир Закир улы адресына бик күп җылы сүзләр яңгырады.

Эчке эшләр бүлеге начальнигы Ринат Билалов, оператив хәл белән таныштырып, узган бәйрәм көннәрендә хокук бозулар һәм юл-транспорт һәлакәтләре саны артуын билгеләп үтте. Ә янгын сүндерү часте начальнигы Илдар Галиев, көчле кар яуган вакытта трассаларда юл хәрәкәтенең тукталуын булдырмаулары, зур булмаган кар көртләре 15-20 минут эчендә бетерелүе турында белдерде.

Район башлыгы язгы ташуга хәзерлекнең ничек баруы белән кызыксынды, су басу ихтималы булган зоналарда яшәүче өлкән яшьтәге һәм авыру кешеләрне эвакуацияләү турында алдан ук кайгыртырга күрсәтмә бирде. Ташудан соң суүткәргечләр челтәрләрен хлорлау үткәрелергә тиеш, моның өчен реагентлар запаслары туплау таләп ителә. Альберт Хәбибуллин җитәкчеләрнең игътибарын түбәләрне кардан һәм боз сөңгеләреннән арындыру зарурлыгына юнәлтте.

Район башлыгы Шалты авылында полиция участок вәкаләтлесенә йорт һәм Васькино-Туйралы авылында клуб төзү мәсьәләләрен контрольдә тота. Ул башка мәсьәләләр буенча да докладларны тыңлады.

Фәнис Яруллинга һәйкәл төзелешенә акча туплау һәм җәмәгатьчелек тәртибен саклауда да хокук саклау органнарына ярдәм күрсәтү өчен "Хокук тәртибе" фондын төзү турында игълан ителде.

Баш архитекторны һәм православие храмы настоятелен хөрмәтләүне сурәтләүче фотоларны безнең bavly-tat.ru сайтында карагыз ("Фотогалерея" бүлеге)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Баулы