Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рәсми

Баулыда янгыннар артты, сак булу зарур

Киләсе җомгада һәм шимбәдә шәһәр һәм авыллар учреждениеләре, предприятиеләре үзләренең территорияләрен җыештыру өмәсенә чыгачак. Район башлыгы предприятиеләр һәм оешмалар җитәкчеләре белән уздырган аппарат киңәшмәсендә шул хакта карар кабул ителде.

Район башлыгы Рамил Гатиятуллин иң элек “Наш двор” торак милекчеләре ширкәтенең яңа рәисен тәкъдим итте. Әлеге вазифага Рафаэль Шәймәрданов сайланган.

ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы Рәмис Галиев узган атнадагы оператив хәл турында мәгълүмат бирде. Полиция бүлегендә 123 хәбәр теркәлгән, шул исәптән биш җинаять. Өч җинаятьне кем кылуы ачыкланган. Дүрт баулылыга, автотранспорт белән исерек хәлдә идарә иткән өчен, беркетмәләр төзелгән. Матди зыян килгән җиде авария теркәлгән.

Полиция бүлеге вәкиле ирекле халык дружиналары дежурлыгы өзелү фактлары турында да хәбәр итте. Мәсәлән, 28 сентябрьдән 2 октябрьгә кадәр район электр элемтәсе узелы, “Алойл”, яшьләр эшләре бүлеге, “Баулынефть” идарәсенең 1нче, 2нче нефть һәм газ чыгару цехлары дежурлыкка чыкмаганнар.

109нчы янгын сүндерү часте начальнигы Илдар Галиев МЧС линиясе буенча оператив хәл турында чыгыш ясады. Бер атна эчендә өч янгын теркәлгән. 2 октябрьдә Поповка авылында җирле авыл хуҗалыгы предприятиесенең 130 рулон печәне янган. 6 октябрьдә янгын чыгуның ике очрагы теркәлгән. 15 сәгать 27 минутта Кызылъяр авылында мунча яну турында мәгълүмат кергән. Бер сәгать чамасы вакыт узуга, Баулыда торак йортта ут чыгу турында шалтырату кергән. Вакыйга урынына баргач, йорт түгел, ә такталардан ясалган корылмалар януы билгеле булган. Аларның берсе тулысынча янган, икенчесенә зыян килгән.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе вәкиле Наил Галиуллин мәгълүматына караганда, көннәрнең яхшы торуы аграрийларга кукуруз, көнбагыш урып-җыю, туфракны төп эшкәртү темпларын тизләтергә мөмкинлек биргән. Терлекләрне кышлату өчен азык узган елга караганда күбрәк әзерләнгән – бер баш шартлы терлеккә 29 центнер азык берәмлеге исәбеннән. Рамил Гатиятуллин, докладчыга мөрәҗәгать итеп, Поповкада кышка керер алдыннан печәнсез калган авыл хуҗалыгы предприятиесенә ярдәм күрсәтергә кирәклеген әйтте.

Киңәшмәдә кышын юлларга хезмәт күрсәтү темасы да күтәрелде. Район башлыгы, техникаларның кышка әзерлеген ачыклар өчен, коммуналь техника парады уздырырга кушты.

Кадрия ГЫЙМАЗОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев