Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рәсми

Баулыда эшлекле атна бүләкләүләр белән башланды

Бар җирдә якынлашып килүче бәйрәмнәр, ел ахыры сиземләнә. Район башлыгы Рамил Гатиятуллин район Советының утырышлар залында предприятиеләр һәм оешмалар җитәкчеләре белән уздырган атналык киңәшмәдә дә бәйрәм ноталары булды.

Эшлекле сөйләшүгә керешкәнче, Рамил Гатиятуллин коррупциягә каршы юнәлештә иҗади эшләр республика һәм район конкурсында призлы урыннар алган укучыларга һәм студентларга бүләкләр тапшырды. Динара Вәлиева (6нчы мәктәп), Милена Герасимова (Алексеевка мәктәбе), Екатерина Фокина (2нче мәктәп), Юлия Гәрәева (аграр көллият), Алия Галиева (6нчы мәктәп), Эмилия Хаҗиева (2нче мәктәп) дипломнарга һәм акчалата сертификатларга лаек булдылар.

Район башлыгы районның алдынгы комбайнчыларына да лаеклы бүләкләр тапшырды.

Эчке эшләр министрлыгы бүлеге линиясе буенча райондагы оператив хәл турында Рамил Мөхәммәтҗанов сөйләде. Узган атнада ике җинаять теркәлгән, берсе кайнар эздән ачылган. 13 кешегә карата административ хокук бозу турында беркетмәләр төзелгән. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 192 очрагы теркәлгән, шул исәптән өч кеше автомобиль белән алкоголь исереклеге хәлендә идарә иткәнлеге ачыкланган. Матди зыян килгән биш юл-транспорт вакыйгасы булган. Бәхеткә, кешеләр җәрәхәт алмаган.

109нчы янгын сүндерү часте начальнигы Илдар Галиев мәгълүматына караганда, Баулы шәһәренең Крайняя урамында янгын чыккан. Мунча һәм хуҗалык корылмасы янган. Янгын сүндерүчеләр тиз арада килеп җитү нәтиҗәсендә ут сүнедерелгән. Янгынның башлангыч сәбәбе – мичтән файдалану кагыйдәләрен бозу.

“Мехуборка-Кама” предприятиесенең Баулы юнәлеше җитәкчесе Илдар Әсәдуллин чүп җыяр өчен унбиш яңа контейнер кайтартылуы турында әйтте, аларны тузган иске контейнерлар урынына куячаклар.

Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Данияр Бакиров мәгълүматына караганда, энергия саклаучы 1089 яңа яктырткыч куелган, тагын 311не урнаштырасы бар. Яңа лампалар иртәнгә кадәр яна, шулай да, докладчы электр өчен чыгымнар айга якынча 30 мең сумга кимүен, бу энергия саклаучы технологияләр куллануның нәтиҗәлелеген тагын бер кат дәлилләвен әйтте.

“Водоканал” предприятиесе хезмәткәрләре узган атнада 32 урында тыгылган канализацияне чистартканнар, ике урында суүткәргеч линияләрдә авария нәтиҗәләре белән көрәшкәннәр. Атналык киңәшмәдә әлеге предприятиегә кагылышлы тагын бер хәбәр әйтелде. Предприятие җитәкчесе Айнур Гыймаев үз теләге белән әлеге вазифадан китүе турында гариза язган. Район башлыгы Айнур Гыймаевка хезмәте өчен рәхмәт әйтте, рәхмәт хаты тапшырды. Предприятие җитәкчесе вазифаларын башкаручы итеп абонентлар бүлеге начальнигы булып эшләгән Анжелика Григорьева билгеләнгән.

Кадрия ГЫЙМАЗОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев