Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рәсми

Ана булу – үзе зур бүләк

Якшәмбе Россия Ана көнен билгеләп үтәчәк. Хәтта бер генә балага лаеклы тәрбия бирү дә - олы хезмәт, ә безнең районда үрнәк булырлык күп балалы әниләр дә байтак. Бүген районда 278 күп балалы гаилә яши. Шәһәрдә һәм авылларда аларның саны якынча бер төрле - 133 һәм 142. 2004 елда Татарстан Республикасында...

Якшәмбе Россия Ана көнен билгеләп үтәчәк. Хәтта бер генә балага лаеклы тәрбия бирү дә - олы хезмәт, ә безнең районда үрнәк булырлык күп балалы әниләр дә байтак.

Бүген районда 278 күп балалы гаилә яши. Шәһәрдә һәм авылларда аларның саны якынча бер төрле - 133 һәм 142. 2004 елда Татарстан Республикасында "Ана даны - Материнская слава" медален чыгару ана-хатын-кызның җәмгыять тормышында тоткан ролен тануның бер чагылышы булды. Әлеге медаль белән биш һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче аналарга бирелә (балаларның кимендә берсе балигъ булмаган очракта). Баулы районында 12 әни кеше бу медальгә лаек булган. Барлыгы районның 200дән артык хатын-кызы төрле елларда Россиянең олы бүләкләре белән бүләкләнгәннәр. Болар - I, II, III дәрәҗә "Материнская слава" орденына (җиде, сигез, тугыз бала тәрбияләп үстергән аналарга бирелә), I, II дәрәҗә "Медаль материнства" медалена (биш яки алты бала үстергән), "Герой ана" исеменә лаек булган аналар.

Ә шулай да көн саен баласына яки балаларына мәхәббәтен һәм кайгыртучанлыгын бирүче һәр хатын-кыз бүләккә лаек. Хәер, ана булу бәхете - үзе үк зур бүләктер, мөгаен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев