Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рухи дөнья

Мең дә бер хәдис

Дүрт нәрсәне дүрт нәрсә белән беркетегез: иманнарыгызны – намаз, малыгызны – зәкәт, саулыгыгызны – сәдака, гыйлемне – язу белән.

* Галим, яки гыйлем өйрәнүче, яки тыңлаучы, яки гыйлемне сөюче бул! Ләкин бишенчесе булма, һәлак булырсың!

* Кәсепнең иң яхшысы – хыянәтсез булган сәүдә һәм кешенең үз кул көче белән мал табуы.

* Кыямәт көнендә гөнаһы иң күп булган кеше – дөньяда яшәгәндә әһәмиятсез сүзне күп сөйләгән кеше.

* Ара бозык тору – кешеләрне һәлак итүче.

* Батырлык – кешеләрне көрәшеп егуда түгел, бәлки ачу вакытында үзен тота белүдә.

* Әманәтле булу – ризыкны, хыянәтле булу фәкыйрьлекне тарта.

* Синдә Аллаһы Тәгалә сөя торган ике сыйфат бар: йомшаклык белән кабаланмау.

* Эшләрнең хәерлесе – уртачасы.

* Хак иясенең сүз сөйләргә хакы бар.

* Кайбер сүзләрдә – сихер, кайбер шигырьләрдә хикмәт бар.

* Бернинди нигезсез кешеләр турында яман уйлаудан сакланыгыз, чөнки начар уй – сүзләрнең иң ялганы. Кешеләрнең гаепләрен тикшермәгез, көнләшмәгез, ачуланышмагыз, бер-берегезне ташламагыз, Аллаһының коллары булган хәлдә бер-берегезгә кардәшләр булыгыз!

* Көнчелектән сакланыгыз, чөнки ут печән яки утынны ничек яндырса, көнчелек тә изге гамәлләрне шулай ашый.

Фото https://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев