Хезмэткэ дан
  • Рус Тат
  • Штрафлар Баулыны тәртипкә китерергә булышырлар

    Муниципалитет төзекләндерү кагыйдәләрен бозучыларга җәза бирү буенча үз хокукыннан әлегә бик кыюсыз файдалана.

    Май ахырында административ хокук бозу турында беркетмәләр төзү өчен вәкаләтле муниципаль хезмәткәрләрнең исемлеге расланды. ТР Кодексының административ хокук бозу турындагы аеруча актуаль маддәсе (төзекләндерүнең муниципаль кагыйдәләрен бозу) буенча андый хокук район башкарма комитетының алты хезмәткәренә бирелде - бу эшне өч бүлектән икешәр кеше башкара. Сүз икътисад һәм территориаль үсеш бүлеге, архитектура һәм шәһәр төзелеше бүлеге һәм инфраструктура үсеше бүлеге турында бара.
    Административ комиссия сәркатибе Елена Стуликова биргән мәгълүматлар буенча, әлеге вакыт эчендә искә алынган маддә буенча 12 беркетмә төзелгән. Аларның сигезен - архитектура һәм шәһәр төзелеше бүлеге начальнигы Роза Хәсиятуллина, өчесен - икътисад һәм территориаль үсеш бүлеге начальнигы Гөлнара Бохараева һәм берсен инфраструктура үсеше бүлеге начальнигы Александр Захаров төзегән. Вазифаи затларга карата өч беркетмә генә төзелгән, калганнары - гражданнарга. 12 беркетмәнең икесе генә авыл җирлекләрендә - Кызылъярда һәм Салихта төзелгән.
    Шулай итеп, безнең муниципаль хезмәткәрләр әлегә үз вәкаләтләреннән кыю файдаланмыйлар дигән нәтиҗә ясарга була. Ә аларны куллану өчен сәбәпләр бар. Чүп үләннәре баскан, чүп өемнәре һәм төзелеш материаллары тупланган территорияләр Баулы шәһәренең һәм район авылларының йөзен бозып тора.
    Кызганычка каршы, кайбер кешеләргә әйтү генә тәэсир итми. Алар бары тик штрафка тартылганнан соң гына үз территорияләрен җыештыру буенча законлы бурычларын үтәүгә керешәләр. Әгәр дә элек муниципалитет хезмәткәрләре административ беркетмәләр төзү өчен участковыйларның җитмәвеннән зарлансалар, хәзер бу проблема хәл ителде. Татарстан Дәүләт Советы тарафыннан республиканың административ кодексына махсус төзәтмәләр кертелде.
    Авыл җирлекләренең күпчелегендә штрафка тартылучыларның булмавы аеруча күзгә ташлана. Төзекләндерү кагыйдәләрен бозучыларны җаваплылыкка тарту буенча инициатива белән җирле башкарма комитетлар чыгарга тиеш.
    Ә бит административ җәза - тәэсир итәрлек чара. Физик затка штраф күләме - 2 мең сум, вазифаи затка 15 мең сум күләмендә билгеләнгән. Өстәвенә әлеге суммалар җирле бюджетка кертелә, ә анда, мәгълүм булганча, күп кенә мөһим проблемаларны хәл итү өчен акча җитми. Тулы булмаган ике ай эчендә район казнасына төзекләндерү кагыйдәләрен бозган өчен нибары 61 мең сум акча кергән. Бу - кагыйдәләрне бастыру чыгымнарына җитәрлек сумма гына. Ә башка муниципалитетларда штрафлар шактый ук зур табыш китергән.
    Беркем дә кешене, тикшереп тормыйча, бер сәбәпсез штрафка тартырга чакырмый. Ләкин бит кемдер муниципаль хезмәтнең мәнфәгатьләрен кайгыртырга тиеш. Әгәр дә барлык кагыйдә бозучыларга якты йөз күрсәтсәң, халык белән мөнәсәбәтләрне бозасың килми икән, ул чагында урамнар һәм ишегалларын чүп өемнәре, чүп үләннәре басып китәчәк. Алай булмасын өчен, үз вәкаләтләреңнән нәтиҗәле файдаланырга кирәк.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: