Хезмэткэ дан
  • Рус Тат
  • Алда – тагын да күләмлерәк бурычлар

    Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе, "Бердәм Россия" партиясенең Татарстан региональ бүлекчәсенең сәяси советы сәркатибе Фәрит Мөхәммәтшин Баулыда сайлаучылар - "Бердәм Россия" партиясе әгъзалары һәм аның тарафдарлары белән очрашу үткәрде.

    Баулы муниципаль районы башлыгы, "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлекчәсенең сәяси Советы сәркатибе Альберт Хәбибуллин районның социаль-икътисади торышы турында кыскача сөйләп үтте. Тулай территориаль продукт 2007 елда 9 млрд. сум булса, 2010 елда ул 12,1 млрд. сум тәшкил иткән, хезмәткә түләү фонды 1,5 млрд. сумнан 1,9 млрд. сумга кадәр үскән. Барлык күрсәткечләр буенча да уңай динамика күзәтелә. Бу исә икътисадның һәм социаль өлкәнең барлык тармакларында да баулылыларның нәтиҗәле эш алып баруларын раслый.
    Хакимият партиясе проблемаларга күз йоммый. Район җитәкчелеге дә аларны хәл итү планнарын төзи. Мәсәлән, районда һәркем файдаланырлык һәм сыйфатлы медицина ярдәме оештыру мәсьәләсен хәл итәргә кирәк. Мисал өчен, 2010 елда федераль бюджет акчалары исәбенә район үзәк хастаханәсе базасында өченче дәрәҗә травматология үзәге оештырылды, ләкин, халыкка тагын да сыйфатлырак хезмәт күрсәтү өчен, реконструкция үткәрергә һәм барлык стационар бүлекләрне реанимация бүлегенә һәм операция блогына бәйләп, бер бинага тупларга кирәк. Гамәлдәге биналарны тулысынча реконструкцияләү өчен 146 млн. сум, шул исәптән беренче чираттагы эшләрне башкару өчен 43 млн. сум акча кирәк.
    Соңгы елларда районда эшсезлек мәсьәләсен хәл итү өчен байтак чаралар күрелде, эшсезлекне 2,3 процентка киметүгә ирешелде. "Татспиртпром" ЧҖҖ - Александровка спирт заводы филиалы коллективын эш белән тәэмин итү проблемасы ачык көенчә кала. Заводның ябылуы нәтиҗәсендә 149 кеше эшсез калды, бу районда теркәлгән эшсезләрнең гомуми санының 30 процентын тәшкил итә. Инвестицион венчур фонды заводның производство биналарының һәм җиһазларының торышына бәя биргән һәм экспертиза үткәргән, чит ил инвесторларын җәлеп итү буенча тәкъдимнәр әзерләнгән.
    Баулы шәһәрендә биологик чистарту корылмаларын реконструкцияләүне төгәлләү мәсьәләсе кискен тора, чөнки хәзерге вакытта эшләүче чистарту корылмалары авария хәлендә һәм ташландык суларны чистартуны тәэмин итә алмыйлар (алар 1984 елда файдалануга бирелгән, проектта каралган куәте тәүлегенә 6,5 мең кубометр тәшкил итә). Чистарту корылмалары төзелешен төгәлләү һәм ташландык суларны агызуны яңа таләпләр буенча үткәрү өчен (өстәмә рәвештә чистартып) 304 млн. сум акча таләп ителә. Авыл җирендә кече каты көнкүреш калдыклары полигоннары төзергә кирәк.
    Транспорт һәм юл хуҗалыгы өлкәсендәге проблемаларны да хәл итәсе бар. Беренче чиратта бу шәһәр буенча пассажирлар йөртүгә кагыла. Акча булмау сәбәпле, торак пунктларда урам юллары торышы канәгатьләнерлек түгел. Казан-Оренбург федераль автоюлында яктылык урнаштыру, федераль һәм территориаль автоюлларны капиталь ремонтлау һәм карау таләп ителә.
    Шулай ук Дәүләт Думасына соңгы сайлаулар вакытыннан бирле Баулы районында гаять зур эшләр башкарылуын әйтеп үтәргә кирәк. Торакны капиталь ремонтлау буенча 196 млн. сумлык эшләр башкарылган, Новозареченск (3,2 км), Поповка (17,3 км), Кызылъяр һәм Чүте авылларында (26,9 км) су белән тәэмин итү челтәрләре, Поповка һәм Алексеевкада (10 км), Тат. Кандыз (10 км), Александровка авылында (2 км) урам су челтәрләре реконструкцияләнгән, "Чиста су" программасы буенча 54,5 млн. сумлык эшләр башкарылган. Боз спорт сарае, күп функцияле спорт залы, 7нче мәктәп, сугыш ветераннары һәм аларның тол хатыннары өчен күп фатирлы ике торак йорт, балалар бакчасы, Эчке эшләр бүлеге бинасы, РФ казначейлыгы, травматопункт файдалануга бирелде. "Ватан" яшьләр үзәге, икмәк заводы, район хастаханәсе биналары реконструкцияләнде. "Иволга" сәламәтләндерү комплексы базасында йөзү бассейны төзелеше тәмамланып килә. Сөт эшкәртү буенча завод ачу планлаштырыла. Хәзерге вакытта "Берлек" ЧҖҖда һәм "Исламгалиевлар" КФХда терлекчелек биналары төзелеше алып барыла.
    - Кешенең табигате шундый инде, ул беренче чиратта гел җитешсезлекләрне күрә. Ләкин соңгы ун ел эчендә уңай үзгәрешләр булуы да күзгә күренеп тора, һәм әлеге уңай динамиканы саклап калу мөһим, - диде үз чыгышында "Бердәм Россия" партиясеннән Дәүләт Думасына депутатлыкка кандидат, Әлмәт муниципаль районы башлыгы Ришат Әбүбәкеров.
    Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе, "Бердәм Россия" сәяси партиясенең Татарстан региональ бүлекчәсе сәяси Советы сәркатибе Фәрит Мөхәммәтшин зур чыгыш ясады. Ул соңгы елларда халыкның тормыш дәрәҗәсен яхшыртуга китергән, киләчәк үсеш өчен базис булдырган иң эре федераль һәм республика программаларын санап үтте.
    - Бездә төптән уйланган, нигезләнгән үсеш стратегиясе бар. Безгә әлеге үсеш векторын саклап калырга кирәк. Моның өчен тотрыклылык таләп ителә - икътисадта, милләтара мөнәсәбәтләрдә, сәясәттә...
    Очрашу ахырында Фәрит Мөхәммәтшин Светлана Самонина, Елена Зелепугина, Александр Гарсков, Әдибә Шәйдуллина, Эльвира Зиннәтуллинага партия билетлары тапшырды.
    Республика Парламенты спикеры "Бердәм диспетчерлык хезмәте" баш инженеры Илгизәр Хәеровны "Казанның 1000 еллыгы истәлегенә" медале, Томбарлы авыл җирлеге башкарма комитеты сәркатибе Гөлнәзирә Газзалиева, крестьян-фермерлык хуҗалыгы җитәкчесе Илсөяр Сәмигуллина, Баулы ПМК "Мелиорация" баш инженеры Ришат Сәлаховны ТР Дәүләт Советы рәисенең Рәхмәт хатлары белән бүләкләде.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: