Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Җырчы Вәсилә Фәттахова арабыздан китте

26 гыйнварда Татарстан һәм Башкортстан халкы әйтеп бетергесез зур югалту кичерә. Әле күптән түгел генә Татарстанның атказанган артисты исеменә лаек булган җырчы Вәсилә Фәттахова арабыздан китте... Уфада яшәүче Вәсилә Фәттахова бала тудыру йортында бала тапканда җан биргән, диелә. Вәсиләнең язмышы бик аянычлы булды. Ул яшьли ятим калып, сеңлесен үстерде. Сынауларга...

26 гыйнварда Татарстан һәм Башкортстан халкы әйтеп бетергесез зур югалту кичерә. Әле күптән түгел генә Татарстанның атказанган артисты исеменә лаек булган җырчы Вәсилә Фәттахова арабыздан китте...

Уфада яшәүче Вәсилә Фәттахова бала тудыру йортында бала тапканда җан биргән, диелә. Вәсиләнең язмышы бик аянычлы булды. Ул яшьли ятим калып, сеңлесен үстерде. Сынауларга бирешмичә, якты хыяллар белән яшәде. Тырышлыгы аркасында зур уңышларга иреште.

Вәсилә Фәттахованың "Туган як", "Ялгыз миләш", "Ач әле йөрәгеңне", "Кыз бала" һәм башка җырларың мәңге безнең йөрәкләрдә яшәр...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев