Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Якташларга бүләк

Һәр чәршәмбе Баулының Октябрь мәйданында “Шәһәрнең мәдәни мохите” проекты кысаларында концертлар үтә.

Җылы җәйге кичне тагын да ямьләндереп, Октябрь мәйданында “Шәһәрнең мәдәни мохите” проекты чаралары кичен дә дәвам итте.  Баулылар каршында Казан артистлары чыгыш ясады. Тиздән 8 июль көнне бөтен Россия күләмендә  Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан гаиләләрендә икенче сабыйлары туган Ситдыйковларковлар, Кәлимуллинар, Паняевлар гаиләләренә үзәк мәйданда концерт алдыннан ана капиталы алуга сертификат бирелде. Мәйдан тутырып килгән халык бу көнне якташыбыз – композитор, Татарстанның халык артисты Вил Усманов, яшь җырчылар Айгөл Рәхимова, Регина Рәшитова, танылган баянчы Айнур Моратов, пародист Алсу Фаракшина чыгышларын карады. Бу көнне Вил Усманов Филюс Хисаметдинов сүзләренә иҗат иткән “Баулым” дип аталган җырын тамашачы хозурына тәкъдим итте. Җылы эчтәлекле, туган җиренә тирән мәхәббәтле кеше генә шундый матур җыр яза аладыр.

– Әлбәттә туган якта чыгыш ясау минем өчен аеруча дулкынландыргыч, – ди якташыбыз Вил Усманов. – Иң дулкынландырганы Баулы һәм Казан тамашачылары. Икесендә дә мин имтихан тапшырган кебек җырлыйм. Баулыда минем туганнар, дуслар, бергә укыган кешеләр. Мин сиксәненче елларда шушы Баулыда эшләп киткән кеше, мәдәният йорты да миңа бик якын, мин биредә баянчы булып эшләдем. Беренче баскычларым, композитор буларак беренче адымнарым Баулы төбәгендә узды. Туган ягым турында җырлар иҗат итәсе килә. Моңа кадәр бер җыр язган идем, соңгы елларда Баулы турында яңа җырлар ишетелми башлады. Шактый гына вакытлар узды, туган як турында да язарга кирәк, дип тәкъдим ясадылар. Җыр гомерле булсын иде. Бу җырымны гөлбакча кебек үсеп килүче Баулым, якташларым белән горурланып җырлаячакмын әле.

Дәртле, моңлы җырлар бар мәйданны күмде, халык яраткан җырчыларына кушылып җырлады, биеде, артистларның һәр чыгышын җылы алкышларга күмде.

– Бар дөнья мәшәкатен онытып, атна саен килергә тырышам, – ди баулылы Рәзинә Җәләева. – Күңелләр күтәрелеп, уңай энергия алып кайтам. Оештыручыларга зур рәхмәт.

 

Автор фотосурәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: #Бавлыинформ